Нурлатта талпаннар актив ауга чыкканнар
19-25 майда Нурлат район хастаханәсенә 12 кеше, шул исәптән 2 бала талпан тешләүдән зыян күреп мөрәҗәгать иткән. Сезон башыннан бирле талпаннар һөҗүменә 34 кеше юлыккан. - Быел талпаннар гадәттән тыш актив, - ди Роспотребнадзор идарәсе начальнигы Дилүсә Әндарова. - Узган елның бу чорында бары 15 мөрәҗәгать кенә теркәлгән иде. Белгечләр...
19-25 майда Нурлат район хастаханәсенә 12 кеше, шул исәптән 2 бала талпан тешләүдән зыян күреп мөрәҗәгать иткән. Сезон башыннан бирле талпаннар һөҗүменә 34 кеше юлыккан.
- Быел талпаннар гадәттән тыш актив, - ди Роспотребнадзор идарәсе начальнигы Дилүсә Әндарова. - Узган елның бу чорында бары 15 мөрәҗәгать кенә теркәлгән иде.
Белгечләр моны кышның җылы килүе белән дә аңлаталар. Роспотребнадзор идарәсе исә район халкын урманнарда саклык чараларын күрергә чакыра. Болар бик гади-баш киеме, тәнне тулысынча капларлык өс киеме булу шарт, ул ачык төстә булса, талпанны күрү җиңелрәк. Билгеле, урманнан кайтуга, киемне һәм тәнне тикшерергә,талпанга юлыккан очракта, һичшиксез хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Талпан хәтта чәчәк букетына, гөмбәгә, йорт хайваннары йонына да ияреп кайтырга мөмкин. Тагы бар нәрсә: май үтә - куркыныч бетә дип тынычланырга кирәкми, талпаннарның активлыгы сентябрь аена кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев