Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта талпаннар “һөҗүм итә”

Яз башлану белән 15 нурлатлы талпаннар тешләүдән зыян күргән, шуларның 9ы вируслы энцефалитка каршы экстрен серопрофилактика алган.

Талпанны бөтен җирдә эләктерергә мөмкин, хәтта шәһәрдә дә. Эләктергән очракта, талпанны ашыгыч рәвештә алып атарга.
- Талпан тәндә булганда, аның инфекцияләре белән зарарлану куркынычы зур, - ди Роспотребнадзорның Нурлат районы буенча идарәсе әйдәп баручы белгеч- эксперты Анна Трифонова. - Квалификацияле медицина ярдәме алу, экстрен профилактика билгеләү мәсьәләләрен хәл итү һәм алга таба сәламәтлекне тикшереп тору өчен якындагы дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә андый мөмкинлек юк икән, талпанны, борынын өзмичә, сак кына алырга, ә тешләгән урынны спирт, йод, яисә одеколон белән эшкәртергә. Шулай да үз вакытында медицина ярдәме алу бик мөһим. Талпан тешләгәннән соң 4 көннән дә соңга калмый иммуноглобулин ясату киңәш ителә.
Вакцинация ясату да талпаг энцефалитыннан сакланырга ярдәм итә.
- Агымдагы елда прививкалар саны 100 процентка үтәлде, барлыгы 150 кешегә вакцинация, 300енә ревакцинация ясалды, - диде Анна Трифонова. Профилактик прививкалар риск төркемендәге кешеләргә - урманчыларга, геолог, нефтьче һәм башкаларга ясала.
Талпаннар тәүлек әйләнәсендә үзләрен төрлечә тота: җылы көннәрдә 8-11гәчә һәм 17-20 сәгатькәчә аеруча агрессив булалар. Эссе көннәр башлану белән аларның активлыгы кими. Талпаннар ихтималы булган урыннардан кайткач, тәнне, киемнәрне карау кирәк. Ә өйгә кайткач, өс киемнәрен урамда салу киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат