"Трактор-таккыч" операциясе барышында 200ләп трактор һәм аларның таккычлары тикшерелде. Шулар арасында 5сенең эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозып файдаланылуы ачыкланды, 24 трактор һәм таккыч техник карау узмаган, әлеге техникаларның күпчелеге - физик затларныкы.
Кагыйдә буенча, милекчеләр мондый тракторларны һәм таккычларны елына бер тапкыр, тиешле тәртиптә техник карау уздырырга тиеш. Әгәр дә техника төзек түгел икән, аларга Гостехнадзор бүлегенә техник карауны кичектереп тору турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә инде техника нык таушалган һәм яңадан торгызып булмаслык икән, аны утильләштерү өчен исәптән төшерү зарур.
Техникаларның башка өлешенә тикшерү үткәрмәгәннәр - бигрәк тә срогы чыккан талонлы физик затлар, техникаларын тикшерүгә әзерләргә һәм алып килергә тиешләр, әгәр дә инде инспектор тикшерелмәгән техниканы туктата икән, аңардан дәүләт номеры алына һәм ул киләсе техник тикшерү узмыйча файдалана алмый.
"Трактор-таккыч" операциясе барышында техник карауны сораган мөрәҗәгатьләр артты, шул рәвешле 65тән артык трактор һәм таккыч тикшерү узды, 9 машина исәпкә бастырылды. Таныклыкларның сроклары чыккан 7 трактор тоткарланды һәм 10 кеше административ җаваплылыкка тартылды. 9 техниканың дәүләт теркәү номеры алынды һәм аларны файдалану тыелды.
Нет комментариев