Нурлатта төрек стилисты эшли башлаячак
Тиздән Нурлат чәчтарашханәләренең берсендә ир-егетләргә төрек милләтеннән профессиональ стилист-чәчтараш хезмәт күрсәтә башлаячак.
Татар кияве Орһан Текбаш чәч кисү белән бергә ир-егетләрнең сакал-мыегын төзәтү, кашларын корректировкалау, бит һәм муен тирәләренә массаҗ ясау кебек хезмәтләрне дә тәкъдим итәргә җыена. Кыенлык әлегә бер генә: телне белеп җиткермәү. Әмма эшне әйбәт белгән кеше өчен артык сүзнең кирәге дә юк, диләр ул эшләячәк чәчтарашаханә кызлары үз тәҗрибәләреннән чыгып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев