Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта туып үскән Алия Усманова дөньяның иң яхшы утыз визажисты арасында

Стилистка укырга, чәчтараш һөнәрен үзләштерергә, үзенең киемнәр коллекциясен чыгарырга. Алия Усманованың хыяллары моның белән генә чикләнми. "Бәлки, кайчан да булса картиналар яза башлармын әле", - дип киләчәк планнары белән уртаклашты ул.

Берничә ел эчендә гаять зур планнарын тормышка ашырган кызның бу гына көченнән килер. Нурлат шәһәренең 3нче мәктәбен тәмамлаган Алия визажист һәм тырнак сервисы мастеры һөнәрләрен үзләштергән, креатив макияж буенча "Kosmetik Expo-2012" Идел буе чемпионатында катнашкан, "Алтын лилия-2014" VIII Идел буе чемпионатының җиңүчесе булган, архитектура-төзелеш университетында белем ала һәм шунда ук эшли дә, машина йөртү таныклыгы алган, машина сатып алган, хәзер фатирга акча җыя. Җәй башыннан бирле Алия боди-арт буенча XVIII Бөтендөнья фестиваленә әзерләнгән. Хәзер инде йокысыз төннәр, фестиваль дә артта. Әле шушы көннәрдә генә ул Австриянең Перчах-ам-Вертер-Зе шәһәреннән зур тәэсирләр белән кайткан, анда дөньяның иң яхшы визажистларын данлаганнар. Алия иң яхшы утыз визажистның берсе булган.
- Барысы да төштә булган кебек, эмоцияләрем бик зур, һәм, әлбәттә инде, минем тәҗрибәмә +1, - диде ул.
Алия кечкенәдән үк иҗади бала булып үскән: рәсем ясарга яраткан, 11 ел бию белән шөгыльләнгән. Бик иртә декоратив косметика белән мавыга башлаган, апасы һәм дус кызларында экспериментлар үткәргән. Клей-момент ярдәмендә тырнакларына озын типслар ябыштыруын һәм аларны бизәвен бүген ул елмаеп исенә төшерә. "Ул вакытта мин моны мавыгу дип кенә кабул иттем һәм кайчан да булса профессиональ шөгыльләнермен дип башыма да кертеп карамадым. Казанга укырга кергәч, бу турыда ничектер онытып тордым, ә аннары кинәт кенә визажистка уку теләге уянды", - дип искә ала Алия. Шул ук вакытта ул әнисенең зур ярдәмен дә ассызыклый. Берүзе ике кыз тәрбияләүче ана, бар булган акчасын җыеп, Алия шул курсларда укысын һәм кирәкле косметика сатып алсын өчен, кызына җибәрә. Ана йөрәге сизгер шул. Кызының уңышка ирешәсенә ышана ул һәм иҗади карьерасының беренче баскычларына акчасын жәлләми. Бу ышаныч Алиягә дә көч бирә. Ике елдан соң язмыш аны Дмитрий Ряшин белән очраштыра. Әле Идел буе-2012 чемпионатында катнашканда ук ул һичшиксез аның макияж мәкәбенә язылачагына үз-үзенә сүз биргән була.
- Иң беренче чиратта минем студиядәге атмосферага исем китте - бу бик дус гаилә. Дәресләрдән соң гел кире кайтасы килә иде. Дмитрий, укытучы буларак, бик кырыс һәм таләпчән, әмма гадел. Нәкъ менә шуның өчен аның укучыларының күпчелеге бүген Идел буе һәм Россия чемпионнары, - дип сөйли Алия. Уңышның сере бик гади, аңа һәр кеше ирешә ала, дип саный Алия, һәм ирекле булырга, үз фикереңне булдырырга, бернигә дә карамыйча алга барырга киңәш итә. Шул вакыт бар да тормышка ашар! - ди Алия Усманова. Ә аңа ышанмау мөмкин түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Визажист Нурлата