Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Олимпиада – язмыш бүләге ул

Нурия Салиджанова - Нурлат кызы, шәһәрнең 4нче мәктәбен тәмамлаган. Бүгенге көндә Мәскәүдә читтән торып Сенкевич исемендәге индустрия һәм туризм дәүләт институтында белем ала. Нурия гыйнвардан бирле Сочида, ул анда Олимпия уеннары вакытына кунакханә администраторы булып эшкә урнашкан.

Кыз Олимпия уеннарыннан соң параолимпия уеннарына да калачак икән әле. Нуриянең кәефе көр, шат - телефон аша кыска гына әңгәмә корып алганда да ачык сизелде бу.
- Нурия, Олимпия уеннарына ничек барып эләктең?
- Җәен Универсиада вакытында Казандагы кунакханәләрнең берсендә эшләгән идем. Олимпиадада эшләү өчен хезмәткәрләр җыюларын ишеткәч, иптәш кызым Ксения белән Интернет аша резюмеларыбызны калдырдык. Һәм озак та үтми чакыру да алдык. Менә гыйнвардан бирле Красная Полянада "Омега" кунакханә комплексында эшлибез. Комплекс үзе берничә өлешкә бүленә, без "Александровский сад"та. Безнең кунакханә журналистлар өчен, ул бик уңайлы, бер-ике кешелек номерлар. Кунакханә үзе Олимпия паркына карап тора, тирә-якта башка объектлар, Олимпиаданың ачылу тантанасы үтәчәк "Фишт" аренасы да ерак түгел. Диңгез, таулар да янәшәдә генә. Ә журналистларны инде гыйнвардан ук кабул итә башладык. Февральнең беренче көннәреннән килүчеләр арта барды, бу көннәрдә кунакханәбез халык белән тулы. Дөньяның төрле илләренән киләләр, Германиядән, Голландия, Англиядән, Россия каналлары журналистлары бездә урнашты. Безнең бурыч - аларга урнашырга, проблемаларын хәл итәргә булышу. Үзебез исә аерым кунакханәдә яшибез, анда да номерлар бик уңайлы итеп эшләнгән.
- Нурия, кунакханә администраторының Олимпия уеннарын карарга вакыты да калмыйдыр инде?
- Кунакханәдә эш графигым ике көн эшләп, ике көн ял итә торган. Шуңа да Олимпия уеннарын карарга да, кешеләр белән аралашырга да вакытым җитәрлек булачак. Сноуборд буенча ярышларга билет алып куйдым инде, үзебезнекеләр өчен җан атачакмын. Әлбәттә, башка ярышларга да барырга тырышачакмын. Билетларның бәяләре төрлечә. Иң арзан билетлар - 800-1000 сумнар. Ачылу тантанасына билетлар күптән юк иде инде, ә менә ябылу тантанасына керү 50000 сумнар тора, диделәр. Олимпиаданың ачылу тантанасына эләгә алмасак та, янәшәдә генә булгач, халәтен тоярбыз дип уйлыйм. Биредә шундый матур, бар җирдә дә Олимпиада символикасы, спортчылар, журналистлар, төрле төстәге киемнәр кигән волонтерлар. Кешеләр арасында ниндидер үзгә җылы, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә.
- Олимпия уеннары вакытында Сочида булу синең өчен нәрсә ул?
- Беренчедән, бу минем өчен тәҗрибә туплау, Универсиадада алган тәҗрибәмне тагын да зуррак чара - Олимпиадада баета алуыма шатланам. Аннан Олимпиаданы читтән күзәтеп түгел, ә бәлки биредә, вакыйгалар үзәгендә кайнап каршы алу - минем өчен зур бәхет ул. Без бу көннәрдә Олимпиада рухы белән яшибез, төрле илдән килгән спортчылар, журналистлар, җанатарлар белән аралашабыз. Олимпиада - һәркайсыбыз өчен уртак язмыш бүләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Нурия Салиджанова