Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы Равил Кузюров нурлатлыларны яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлый

ХӨРМӘТЛЕ НУРЛАТЛЫЛАР! Сезне яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Бу бәйрәм төрле яшьтәге һәм караштагы, җәмгыятебез иминлеге хакына хезмәт куючы нурлатлыларны берләштерә. Нәкъ менә язын без күп эш башлыйбыз, игенчеләребез республикада беренчеләрдән булып чәчүгә чыктылар; төзүчеләр, нефтьчеләр һәм башка һөнәр ияләре яңа җитештерү циклын ачып җибәрделәр. Бүгенге көндә нурлатлыларның горурланырлыклары бар. Чөнки уртак хезмәтебезнең нәтиҗәсе күз алдында: шәһәребез һәм торак пунктларыбызда татулык, тынычлык һәм иминлек хөкем сөрә. Фидакарь хезмәтләре белән туган төбәгебез үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннарыбызга ихлас рәхмәтләремне белдерәсем килә. Алар нигез салган матур хезмәт традицияләрен яшь буын тормышка ашыра. Нәкъ менә уртак карашлар һәм максатлар булганга, без җитди хезмәткә һәм югары үрләр яуларга әзер.
Кадерле дуслар! Сезгә бәйрәм кәефе, югары производство күрсәткечләре һәм имин тормыш телим. Бәйрәм белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат