Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Республикада бердәнбер клинкерлы кирпеч җитештерүче завод Нурлатта төзеләчәк

Пушкино поселогы артындагы сөрелгән җир үз сәгатен көтеп ята. Аның авыл хуҗалыгы культурасы үсәчәк соңгы языдыр бу, мөгаен. Эш шунда, уңдырышлылыгыннан тыш, бу җир балчык чималына да бай әле. Ә бу кирпеч җитештерү мөмкинлеге тудыра. Тик бездә кирпеч заводы бар, дияргә ашыкмагыз әле. Әлегә барлык эшләр дә өйрәнү стадиясендә. Шул...

Мондый карар бер көн эчендә генә кабул ителмәгән, әлбәттә. Урынын өч еллап элек хәл иткәннәр. Ә беренче май бәйрәмнәре алдыннан биредә заводның проектчылары, подрядчы булып киттеләр. Район башлыгы Равил Кузюров урында ук эшче киңәшмә үткәрде. Сораулар күп, ни дисәң дә, масштаблы проект бит. Өстәвенә, кирпеч зводы гади түгел, кем әйтмешли, алтын дияргә була: биредә керамогранит, керамик һәм клинкерлы кирпеч җитештерү планлаштырыла. Республикада клинкерлы кирпеч җитекштерүче завод бөтенләй юк, и якыны Балтыйк буенда. Шулай да район башлыгы бер төргә генә басым ясамаска, ихтыяҗны өйрәнергә кирәк, диде. Бу киләчәккә планнар әле, ә әлегә...
- Төгәл координаталарны билгеләргә, разбивка ясарга, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, нефтьчеләр белән кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә - биредән торба үткәргечләр, башка коммуникацияләр үтмиме, - диде район башлыгы, һәм бүгенге киңәшмәнең бурычы - кыска срокларда документлар әзерләү һәм проект төзү эшен башлау, дип билгеләп үтте. Киңәшмәдән соң, Равил Әфраимович мондый ниятнең кайдан чыкканлыгы белән уртаклашты.
- Күптән түгел генә төрек коллегаларыбыз белән Нурлат территориясендә күмәк предприятие булдыру мәсьәләсенә ачыклык керттек, - диде ул. - Хәзер оештыру эшләренең техник моментларын хәл итә башлыйбыз. Беренче чиратта, бу - техник-икътисади нигез. Икенче этап - заводның проектын булдыру. Исәпләүләр буенча, завод, республикада башка кирпеч заводлары булуга да карамастан, бик рентабельле булырга тиеш, сату базары зур, моннан тыш, Нурлат географик яктан да җайлы урнашкан. Кирпеч заводында 100ләп эш урыны булдырылыр, дип планлаштырыла, ә җитештерү елына 30-50 млн. кирпеч дип ниятләнә.
Эшче киңәшмәдән соң, кирпеч заводының проекты белән шөгыльләнүче Казанның "Нерудэесперт" фирмасы һәм "ГородСтрой" подряд оешмасы вәкилләре фикер алышуны дәвам иттеләр.
- Көн тәртибенә без бер мәсьәләне чыгардык - кирпеч заводын проектлау һәм төзү, - диде "ГородСтрой"ның баш инженеры Салих Мөлеков. - Барлык мәсьләләрне дә хәл иткәч, быелның 15 июненә кадәр бүленгән җир участогын һәм чимал базасын геологик өйрәнү уздырырга карар иттек. Шулай ук уртак көч белән кирпеч заводын проектлау буенча рекомендацияләр бирү өчен лаборатор-технологик тикшеренүләр үткәрергә, бизнес-планны һәм башка чараларны башкарырга туры килә.
Нурлат чикләренең киңәюен дә сизми калып булмый. Яңа төзелүче күпфатирлы һәм шәхси йортлар да шуны раслый. Яңа буын төзелеш материалларының пәйда булуы да сер түгел. Тик менә алар бездә җитештерелми, бу исә материалны бәясендә чагылыш таба. Ауропада киң таралган клинкерлы кирпеч тиздән бездә дә җитештерелә башлар һәм нурлатлылар өчен яңа мөмкинлекләр ачар, дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат