Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Саклагыч корылмалар тикшерелә

Нурлат муниципаль районының гражданлык оборонасы саклагыч корылмаларын инвентарьлаштыруга шәһәрнең сигез предприятиесе документларын тапшырмаган.

Бу хакта районның Эвако кабул итү комиссиясендә хәбәр ителде.
- Районда барлыгы 21 гражданлык оборонасы саклагыч корылмасы исәпләнә, - ди гражданлык оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне тормышка ашыруның Нурлат районы буенча әйдәп баручы консультанты Фәридә Борһанова. - ТНГК "Нургис" җәмгыятендә җитешсезлекләрне эшләп бетерәсе бар, ә шәһәрнең 9нчы мәктәбендә урнашкан саклагыч бина таләпләргә туры килми. Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге, Нурлат үзәк хастаханәсе, шәһәр Мәдәният сарае, 94нче үзәк даруханә, хәрби комиссариат җитәкчеләре әлеге инвентарьлаштыру буенча документларны 13 декабрьгә кадәр тапшырырга тиеш.
300дән алып 1000гәчә эшчеләре һәм хезмәткәрләре булган район оешмаларында гадәттән тыш хәлләрдән саклану һәм гражданлык оборонасы өлкәсендә халыкны өйрәтү өчен оештырылган укыту-материаль базалар арасында смотр-конкурска район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы, районның гражданлык оборонасы җитәкчесе Роберт Газизуллин йомгак ясады. Конкурста "Нурлатнефть" НГДУсының саклагыч корылмасы иң яхшысы дип табылды. Икенче урында "Нурлат УТТ"сы, өченчедә "Бурение" ОООсының Нурлат бораулау эшләре идарәсе. Комиссия утырышы белән идарә иткән район башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова смотрда катнашкан "Татнефть-ТрансСервисНурлат", "Нурлат ЦРБ"сы, "Сөләйманов Ә.И." КФХсы, "Нурлат сөте", "Нурлат шикәре" җәмгыятьләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X