Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Вакытында ясалган прививка гомерне озынайта

21-26 апрельдә районда организмны авыру йогудан саклауга юнәлдерелгән Европа иммунлаштыру атналыгы үтте.

Прививкалар темасы ата-аналарда күп сораулар тудыра. Һәм соңгы вакытта районда прививкалардан баш тартучылар саны да күбәйгән. Нигездә, болар - дини кешеләр. Кызганычка каршы, дөньяда кеше организмы үзлектән көрәшә алмый торган инфекцияләр дә бар, диләр табиблар.
- Балаларны һәм өлкәннәрне күпчелек инфекцион авырулардан прививкалар саклый, - ди район үзәк хастаханәсенең участок табиб-педиатры, иммунологы Роза Кәримова да. - Кызамык, туберкулез, тартышу, дифтерия авырулары белән чирләүчеләрнең күпчелеге - прививканы вакытында ясамаучылар.
- Прививка ясатмауның нәтиҗәләре ниндирәк булырга мөмкин?
- Яшь балаларның иммунитетлары формалашмаган вакытта чирләп китү һәм авыру өстәлү рискы бик зур. Мисал өчен, полиомиелит белән авырган баланың гомер буена инвалид калу куркынычы бар. Эпидемик колак арты бизе авыруы белән чирләү ир-атларда нәселсезлек, ә йөкле хатын-кызларның кызылча чирен йоктыруы авыру бала тууга сәбәпче булуы ихтимал. Кызамыкны вакытында прививкаламау инвалидлыкка, хәтта үлемгә китерергә дә мөмкин. Кешелек дөньясы вакцинага бәйлелекә ияләште. Прививкалардан баш тарткан әти- әниләрне баланың язмышына битараф карый дип әйтергә дә була. Вакциналаштыру ярдәмендә дөньяда гомернең уртача озынлыгы артты. Иммунобиологик препаратлар куллану кайбер очракларда инфекцион авыруларны юк итәргә булыша. Ютәл, тартышу, дифтерия, полиомиелит, кызамык һәм эпидемик колак арты бизе шешүгә каршы прививкалау ел саен дөньяда 3 миллион кешенең гомерен озынайтуга булыша. Районыбызда вакцинопрофилактика ярдәмендә инфекцион авыруларның кимүе күзәтелә. Ике дистә елга якын полиомиелит, кызамык, дифтерия авырулары белән чирләү очраклары теркәлмәде. В гепатиты, эпидемик колак арты бизе шешү һәм бума ютәл авыруларының азаюы күзәтелә. Вакцинаштырылган кешеләр бары сәламәтләнә генә баруын онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат