Водолазлар Чирмешән төбеннән Дашаны эзлиләр
Бүген көндезге уннар тирәсендә Рус Мәнҗесе авылына Алексеевск зона эзләнү-коткару службасыннан водолазлар килде.
Эш шунда, кичә кичен Рус Мәнҗесендәге Зур Чирмешән елгасында 5 яшьлек кыз батты. Билгеле булганча, Даша елгага үзенең дусты, җиде яшьле Аня белән килә, килеп чыккан фаҗигане олыларга Аня җиткерә дә. Бу сәгатьләрдә эзләнү эшләре дәвам итә. Тәфсиллерәк аңлатма соңрак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев