Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“"Яңа буын”да иң активлар

Райондагы Балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегендә мөһим вакыйгаларның берсе - Балалар иҗаты үзәге каршында "Яңа буын" район советы оешу булды.

- "Яңа буын" агымдагы елның апрелендә мәктәпләрдәге балалар иҗтимагый оешмалары башлангыч коллективларын координацияләү, активистларны берләштерү максатларында оешты, - ди районның балалар иҗтимагый хәрәкәте кураторы Миләүшә Мхәммәтова. - Шул кыска вакыт эчендә район советы активистлары республика, Бөтенроссия акцияләрдә катнашырга өлгерде. "Яңа буын"ның иң актив әгъзалары "Инициатива - 2015" Татарстан балалар иҗтимагый берләшмәләре фестивалендә дә катнашты. Яшел Үәндә узган фестиваль кысаларында Эмилия Кайзер, Руфинә Ногманова һәм шәһәрнең 2нче урта мәктәбенең педагог - оештыручысы Айгөл Сәлахова һәм мин төрле чараларда бик актив катнаштык.
"Яшь буын" активистлары тарихи материалларны өйрәнү юнәлешендә дә зур эш алып бара. Совет активисты Язилә Мөхәммәтова бабасы, сугыш ветераны Таһир Гыймадиев шәхси архивы материалларын өйрәнеп тикшеренү эше әзерләгән һәм "Родные лица Победы" республика акциясендә дә катнашкан.
Совет әгъзалары җәйге каникуллар чорында да төрле планнар белән яши. Әле күптән түгел алар шәһәрнең үзәк мәйданына "Без сәламәт тормыш яклы" дип аталган флешмоб белән чыкканнар иде.
- Активистларның сәламәт тормыш яшәү рәвешен пропагандалавын шәһәрлеләр дә яратып кабул итте, - ди куратор. - Каникуллар чорында да план нигезендә эшләрне барлык юнәлешләр буенча алып барачак. Районда актив һәм инициативалы балалар "Яңа буын" хәрәкәте белән бергә яңа үрләр яуларга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат