Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яңа җитәкче билгеләнде

Бүген Нурлат шәһәре Советында чираттан тыш утызынчы сессия үтте. Сессияне шәһәр Советы рәисе Равил Кузюров алып барды. Көн тәртибендә бер генә сорау - Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү иде.

Конкурс комиссиясе документларны агымдагы елның 15 гыйнвареннан 3 февраленә кадәр кабул итте. Нәтиҗәләр буенча конкурс комиссиясе рәисе Юрий Терентьев чыгыш ясады. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруга кандидатлар булып Нәгыйм Сафиуллин һәм Илнур Бәхтияров теркәлгән. Илнур Исламович үз кандидатурасын, әлеге вазифага Сафиуллин кандидатурасын тәкъдим итеп, кире алды. Әлеге кандидатны яклап шәһәр Советы депутатлары Илдар Зәкуанов һәм Резедә Рәҗәпова чыгыш ясадылар. Алар Нәгыйм Салиховичның районда озак еллар җитәкчелек вазифаларында хезмәт итүен, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе постында эшләү өчен җитәрлек тәҗрибәгә, һөнәрмәнлек һәм белемгә ия кеше булуын билгеләп үттеләр.
Депутатлар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Нәгыйм Сафиуллинны билгеләү турында ачык тавыш бирделәр, бу исә тиешле карар белән ныгытылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат