АВЫЛ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яхшы эшләүчеләргә - Грант
Районның 7 терлекчелек белгече 12 мең сумнан 17 меңгә кадәр Грантларга ия булдылар.
-
Нурлат районының Биккол авылында Ирек Диндаровны искә алдылар
Кичә Биккол авылында журналист, язучы, публицист Ирек Диндаровның тууына 60 ел булуга багышлап иҗат кичәсе үткәрелде.
-
Нурлатта субсидия 4174 баш сыерга биреләчәк
Узган атна азагыннан районда шәхси хуҗалыкларда асралучы һәр сыерга 2шәр мең сум исәбеннән субсидияләр бирелә башлады.
-
ИСКЕ ИГЛАЙ ЗИРАТЫ ТОТЫЛДЫ
Яңа Иглай авыл җирлеге башкарма комитеты чыгымнарның бер өлешен күтәрсә, авыл халкынын ярдәме икенче өлешне тәшкил итте. Шул рәвешле җирлек башкарма комитетының күптәннән эчен пошырып торган Иске Иглай зираты тирәсе бер дигән итеп яңартылды.
-
Богдашкино авылында яшьләр өчен очрашу үткәрделәр
Авыл клубы директоры Валентина Ерусланова хәбәр итүенчә, традициягә әверелгән көзге балга халык күп килгән булган.
-
Кичә Нурлат районының Мамык авылында балалар кафесы эшли башлады
Мамык авылында кичә "Кызыл калфак" балалар кафесы ачылды. Аның хуҗабикәсе, гомере буена балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, моңа кадәр үз участогында төрле композицияләр ясап Нурлат-Казан юлы буйлап узып йөрүчеләрне дә, авылдашларын да сөендереп торган Валентина Смирнова аның ачылу танатанасына авыл мәктәбендә укучы укучыларны чакырган иде. Балалар кафе ишеге каршындагы ал...
-
БАЛАЛАР КАФЕСЫ АЧЫЛАЧАК
Тиздән Мамыкның үз "Красная шапка"сы булачак: Мамыктан Казан юлына чыгу уңаеннан бизәкләп, матурлап төзелеп килә торган шул исемдәге зур булмаган бинада балалар кафесы ачылачак.
-
МАМЫКТА ӨМӘ ИКЕ КӨН БАРАЧАК
Мамык авыл җирлеге аша өч якка зур трасса уза, шуңа да авылны санитар тәртиптә тоту өчен һәрдаим өмәләр үткәреп торырга туры килә.
-
ЗИРАТ ТИРӘСЕ ЯҢАРТЫЛА
Мамык авылында татар зираты тирәсе яңартыла башлады.
-
Грант отты
Якты Күл авылыннан Радик Хәнәфиев "Эш башлаучы фермер" программасы буенча республика конкурсында катнашып, 865 мең сумлык Грант отты.
-
Бүген Бикколда яңа мәдәният йорты ачылды
Ниһаять, бикколлыларның күптән көтелгән хыялы чынга ашты - авылның нәкъ үзәгендә 200 кешегә исәпләнгән клуб үз ишекләрен ачты.
-
Нурлатта техниканы кышкы саклауга куюны тикшерәләр
Бүген, 18 октябрьдә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын техника ремонтына әзерләүнең торышын тикшерә.
-
Богдашкино музее элеккегечә үк эшли
Җирле мәктәп үзгәртеп корылуга карамастан, богдашкинолылар якташларының тарихи-мәдәни мирасын саклап кала алганнар.
-
Нурлат белгечләре грантка дәгъва кыла
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, сентябрь ае нәтиҗәләре буенча Нурлатта 4 бүлекчәнең терлекчелек буенча белгечләре 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр премиягә ия булырга мөмкин.
-
Богдашкинолылар өй сала һәм хуҗалыкларын үстерә
Ел азагына кадәр авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә ярдәм итү программасы кысаларында өй салучы богдашкинолылар тагын ике өй туе үткәрәчәк. Әлеге программа буенча Богдашкинода 9 гаилә торак шартларын яхшырткан, шуларның 3се программага быел гына кушылган әле.