Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлат аграрийлары терлекчелектә продуктлылыкны арттыру юлларын эзлиләр

Шуларның берсе - терлекләргә яньчелгән бөртекне консервлап бирү. Районның мөгезле эре терлекләр саны иң зур булган "Нурлат сөте" ОООсында күптән түгел әлеге ысулны кулланып эшли башладылар.

Бүген хуҗалыкның Якты Күл һәм Югары Нурлат бүлекчәләре базасында үткән район семинарында хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек буенча белгечләр әлеге яңалык белән якыннан таныша алдылар. Яньчелгән бөртекне консервлап бирү - чагыштырмача яңа алым, районда әлеге ысул буенча бары "Южная" агрофирмасында гына эшлиләр әле. Күптән түгел "Нурлат сөте"ндә дә консервлау өчен махсус агрегат кайтарганнар. Терлекләргә мондый ысул белән әзерләп бирелгән азык күпкә файдалырак була, ул яхшырак үзләштерелә, диелде семинарда. Хуҗалыкка агрегат 3 млн. сумга төшкән. Әмма ул үз-үзен тиз арада аклаячак, диләр биредә. Якын араларда хуҗалыкның барлык бүлекчәләре дә шундый ашатуга күчәчәк. Семинарда катнашучылар исә бүлекчә фермалары, эшләрнең оештырылуы, үзенчәлекләре белән якыннан таныштылар, шулай ук терлекчелектә барлык агротехник таләпләрне истә тотып эшләү, яшь үрчемне саклау, терлекчеләргә лаеклы хезмәт хакы бирү һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча җитди сөйләшү булды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин семинар эшенә йомгак ясап, терлекчелекнең барлык юнәлешләренә дә җитди якын килеп эшләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат