Нурлат тег белән яңалыклар
-
Нурлатның шикәрчеләр һәм тимер юлчылар бистәләрендә суны сәгатьләп бирүе ихтимал
Яңгырлар юклыгы су белән тәэмин итүдә чагылыш таба.
-
“"Яңа буын”да иң активлар
Райондагы Балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегендә мөһим вакыйгаларның берсе - Балалар иҗаты үзәге каршында "Яңа буын" район советы оешу булды.
-
Нурлат бердәмросслары сайлау алды программасын кабул иттеләр
Бүген Нурлатта "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Нурлат җирле бүлекчәсенең XXI конференциясенең беренче этабы үтте.
-
Нурлатлылар республика ифтарына җыена
26 июньдә районнан мөхтәсиб Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендәге 40 кешелек делегация "Казан - Арена" стадионында узачак III республика ифтарына җыена.
-
Нурлатта: футболчылар кече күңелле була
Күптән түгел АТП футбол командасы Нурлатта инвалид балалары булган тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләргә ярдәм итү акциясе оештыру инициативасы белән чыктылар.
-
Аномаль эсселек: нурлатлыларга 2010 елның җәе кабатлануын көтәргәме
Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә республика территориясендә аномаль эссе һава торышы күзәтелә, ә тәүлеклек уртача температура нормадан 9 градуска артып китә.
-
Район Советы аңлатма бирә
Район Советы аппараты хәбәр итә. Район башлыгы Равил Кузюров исеменнән социаль челтәрдә күптән түгел ачылган бит - уйдырма. Бу хакта безгә район Советы аппараты җитәкчесе Олег Микушкин хәбәр итә. Чит кеше исеменнән бит ачучыны җитди җаваплылык көтәргә мөмкин.
-
НУРЛАТЛЫЛАР ПРИЗЫВНИКЛАР ЯНЫНДА БУЛЫП КАЙТТЫ
Дүшәмбе көнне район мәдәният идарәсе һәм хәрби комиссариат вәкилләреннән торган делегация республика Җыелу пунктында булып кайтты. Призывникларны тантаналы озату чарасында нурлатлылар үз сәламнәрен юлладылар, концерт программасы белән чыгыш ясадылар, призывниклар белән аралаштылар.
-
НУРЛАТТА: ЮРИСТЛАР ТҮЛӘҮСЕЗ ЯРДӘМ ИТӘЧӘК
26 июньдә Нурлатта "Россиянең юристлар ассоциациясе" игълан иткән чираттагы Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне үтәчәк. Нурлатлылар үз сорауларына җавапны "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә (Совет ур., 96, 3нче кат) иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр ала алалар. Белешмәләр өчен тел.: 2-28-24.
-
“УЯВ” КУНАКЛАРНЫ ЧАКЫРА!
27 июнь, шимбә көнне Нурлатта "Уяв" IX Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәме узачак.
-
“Алтын каләм”дә беренче тапкыр Нурлаттан өч укучы катнаша
Бүген "Идел" яшьләр үзәгендә старт алган "Алтын каләм" XXнче балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә Нурлаттан беренче тапкыр өч укучы катнаша.
-
“Нурлат” ТРКсы Диплом белән бүләкләнде
"Нурлат" ТРКсы "Гаилә һәм Россиянең киләчәге" Бөтенроссия журналистлар конкурсында катнашып, Диплом белән бүләкләнде. Дипломга Милли дан һәм Андрей Первозданный фонды вице-Президенты Н.Якунина кул куйган.
-
Нурлатлы Руфинә Галиуллинаның эше "Газпром" музеенда сакланачак
Колбай Мораса урта мәктәбе 4нче сыйныф укучысы Руфинә Галиуллина "Газпром трансгаз Казан" җәмгыяте 60 еллык юбилее уңаеннан "Гаилә һәм мәктәп" журналы белән берлектә үткәргән "Зәңгәр ягулык җылысы" проектында катнашып, "Кроссворд" номинациясендә 1нче урын яулады һәм кыйммәтле бүләк - планшетка ия булды.
-
Нурлатның шикәрчеләр бистәсендә балалар акча эшләүнең яңа юлын тапкан
Көннең иң эссе вакыты, кояшта әлсерәгән балалар, носилкага тутырылган тимер ватыклары, алар өстендә... курчаклар.
-
Президент Праймеризында нурлатлылар да катнашачак
27 июньдә Казанның Теннис академиясендә үтәчәк беренче Президент праймеризында Нурлаттан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Равил Кузюров җитәкчелегендә 23 кешелек делегация катнашачак. Праймеризда алар сайлаучылар буларак үз фикерләрен белдерәчәкләр.