Тынгысыз җан, тиктормас өлкәннәр. Разия Садретдинова менә инде ике еллап ветераннар советын җитәкли һәм,әйтергә кирәк, пенсионерларга ялкауланырга да, авырып ятарга да ирек бирми. Шуңа да ул "Ел хатын-кызы" "Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" дип аталучы конкурсның "Өченче буын героинясы" номинациясендә катнашуга тәкъдим ителде.