Бер нурлатлы мошенниклар шантажы корбанына әйләнгән
ХӘБӘРЛӘР

Бер нурлатлы мошенниклар шантажы корбанына әйләнгән

Интим хезмәтләрдән файдаланырга теләп, ул зур суммада акчасын югалткан һәм кредит бурычына баткан.

280 мең сумга төшкән “мәхәббәт”

Районда яшәүче бер ир-ат өчен гадәти көзге кич ике көнлек куркыныч төшкә әверелә. Ахыр чиктә вакыйгалар аны хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә. Барысы да интернет аша түләүле хезмәтләрдән файдаланырга омтылу теләгеннән башлана: ир-ат интим хезмәтләр тәкъдим иткән белдерү таба, анда күрсәтелгән номерга шалтырата. Әмма шартлар турында сөйләшкәннән соң, очрашудан баш тарта һәм сөйләшүне өзә. 

Бераз вакыт үткәч, аңа билгесез номердан шалтыраталар. Акцент белән сөйләшүче ир-ат чакырган өчен алдан түләргә кирәк дип әйтә. Шул рәвешле, аны мошенниклык схемасына җәлеп итәләр – бер-бер артлы төрле сәбәпләр уйлап табып, төрле “администраторларга” тоташтыралар, әледәнәле акчалар күчерергә мәҗбүр итәләр. 

“Шалтыратучы очрашуны оештыру максатыннан элемтә балансын тулыландыру өчен алдан 3 мең сум акча түләргә кирәклеген әйтә. Ир-ат күрсәтелгән сумманы күчерә, әмма шунда ук икенче шалтырату килә. Аны юлга чыгачак кызның иминлеген тәэмин итү өчен тагын 15 мең 600 сум түләргә кирәк, дип ышандыралар. Ир-ат ышанып бу таләпне дә үти, – ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге өлкән тикшерүчесе Гүзәл Гайфиева. – Аннары аны “ялгыш түләүләр” кармагына эләктерәләр. Башта акчаны кабат күчерергә кирәк дип әйтәләр”. 

Бер нурлатлы мошенниклар шантажы корбанына әйләнгән

Кредит алырга мәҗбүр була

Соңрак сөйләшүгә үзен Хәсән дип таныштырган икенче бер ир-ат кушыла. Ул нурлатлының дөрес булмаган гамәлләре аркасында электрон кассаларының блокировкалануын, броньлау базасының “җимерелүен” әйтә. Аптырап калган ир-ат башта 78 мең 300 сум, аннары икенче картадан тагын 20 мең сумын күчерә. Ул моны техник хата дип уйлый һәм акчаларын кире кайтарасыларына чын күңелдән ышана.

Шәхси тупланмалары беткәч, мошенниклар аннан чираттагы зур сумманы таләп итә. Ир-ат, банкка барып, 120 мең сумлык кредит рәсмиләштерә, акчаларны алып, җинаятьчеләр күрсәткән реквизитларга күчерә. Ике тәүлек эчендә ул барлыгы тугыз тапкыр акча күчереп, мошенникларга 279 мең 300 сумын җибәрә. Ләкин җинаятьчеләр моның белән генә тукталмый. Системада янә “өзеклек” килеп чыгуын сылтау итеп, алар тагын 120 мең сум таләп итә. Ир-ат акчасы калмавын әйтеп, катгый рәвештә баш тарткач, мошенниклар аңа ачыктан-ачык психологик басым ясый башлыйлар. 

Шалтыратуны өзеп, мошенникларның номерларын блокировать иткәннән соң гына зыян күрүче үзенең нинди хәлгә төшүен аңлый һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары үткәрә. Полиция хезмәткәрләре халыкны тагын бер кат уяу булырга чакыра: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез, провокацияләргә бирешмәгез һәм психологик шантажга юл куймагыз.


Нет комментариев