Нурлаттан бер хатын-кыз 55 мең сум штраф түләячәк
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан бер хатын-кыз 55 мең сум штраф түләячәк

Штраф аңа улына мотоцикл алып биргән өчен салынган.

Нурлат районында яшәүче бер хатын-кыз балигъ булмаган баласын хокукка каршы гамәлләр башкаруга җәлеп иткәне өчен хөкем ителде. Нурлат шәһәр прокуратурасы 41 яшьлек нурлатлыга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. 

Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 151.2 маддәсе 1 нче өлеше буенча (балигъ булмаганны аның тормышына куркыныч янаучы хокукка каршы гамәлләр кылуга җәлеп итү, әлеге гамәлнең унсигез яше тулган зат тарафыннан кылынуы) гаепле дип таныды. 

Эш материалларына караганда, гаепләнүче 2024 елда мотосалоннан мотоцикл сатып алган һәм аны “А” категорияле йөртү таныклыгы булмаган улына тапшырган. Бу үсмердә югары куркыныч чыганагы булган транспорт чарасы белән идарә итүгә кызыксыну уяткан. Нәтиҗәдә, балигъ булмаган үсмер мототехника руле артына утырган һәм транспорт чарасы белән бәрелешкән, шуның аркасында мототехникадан егылып төшкән. Аның сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян салынган. 

Хатын-кыз үзенең гаебен таныды. Суд аңа 55 мең сум күләмендә штраф салу рәвешендәге җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Гөлинә Закирова, шәһәр прокуроры ярдәмчесе. 


Нет комментариев