Республика буенча грипп һәм ОРВИ белән авыру эпидемиологик чиктән түбәнрәк, районыбызда исә ул гомумән дә күзәтелми.
Саклану чаралары күрер вакыт
Шулай да нурлатлыларның салкын тию сезонына кадәр профилактика чараларын кайгырту өчен вакытлары бар әле. Нурлат районы үзәк хастаханәсендә әйтүләренчә, илебездә респиратор инфекцияләрнең таралу дәрәҗәсе көчәя бара, быелгы сезонда исә гриппның яңа штаммы барлыкка килгән, ә күпләрнең аңа каршы иммунитеты юк.
“Иммунитет прививка ясатканнан соң ике атна үткәч барлыкка килә, шуңа вакциналаштыруны кичектерергә ярамый, – ди Нурлат районы үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Әсфия Мәхмүтова. – Вакциналаштыру – гриппны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы. Прививканы эпидемиологик күтәрелеш башланганчы ясатырга кирәк. Һәм хәзер ул аеруча актуаль: сезон әле башланып кына килә. Куркыныч төркеменә керүчеләр – балалар, өлкәннәр, йөкле хатынкызлар, диабет, йөрәк, үпкәләр белән бәйле хроник авырулары булган кешеләрне, шулай ук кешеләр белән даими аралашучы хезмәткәрләрне аеруча сакларга кирәк”.
Вакцина бар
Табиб әйтүенчә, Нурлат районы үзәк хастаханәсенә гриппка каршы 8870 доза вакцина кайткан. Районыбызның ике эр е пр едприятиесе хезмәткәрләре өчен тагын 107 доза сатып алынган. Вакцина бар – поликлиникага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ноябрьдә вакцинаның өстәмә партиясе кайтыр дип көтелә, шул рәвешле прививкалау кампаниясе дәвам итәчәк.
“Грипп – гадәти “салкын тию” генә түгел. Ул пневмония, отит кебек катлаулы чирләр, хроник авыруларның көчәюе белән куркыныч. Хәзерге заман вакциналары сыйфатка катгый контроль узалар, прививка ясаткач, бары укол урыны кызарып китәргә яисә кыска вакытка үзеңне начар хис итәргә мөмкинсең. Авырудан соң өзлегүгә караганда болар берни дә түгел. Прививка ясаткан кеше, авырып китсә дә, аны җиңелрәк кичерә һәм иң мөһиме: аны тирәюньдәгеләргә таратмый”, – дип дәвам итте табиб.
Кагыйдәләр бик гади
Әсфия Хәкимовна вирусны йоктырмаска ярдәм итә торган гади кагыйдәләрне дә искәртте: биналарны ешрак җилләтергә һәм дымлы җыештыру үткәрергә, урамнан кайткач һәм ашар алдыннан кулларны юарга, биткә юмаган куллар белән кагылмаска, авыру таралган чорда кешеләр күп була торган урыннарга йөрмәскә яисә медицина битлеге кияргә кирәк.
“Температура, йөткерү, томау төшү кебек билгеләр күренә башлауга ук, өйдә калып, табиб чакыртыгыз, авыруны “аякта” үткәрмәгез, тулы канлы туклану, һава торышына карап киенү дә мөһим – нык организм вирусларга яхшырак каршы тора”, – дип киңәш бирде ул.


Нет комментариев