Төрнәстә мөселманнар күп түгел, авыл халкының 18 процентын гына тәшкил итә.
Бердәмлектә – көч
Әмма бердәмлекләре таңга калдырырлык: дини мәсьәләләр белән бәйле эшләргә бер көч булып, күмәк кушылалар. Менә 90 нчы еллар азагында төзелгән мәчеттәге ремонтка да матди яктан зур теләктәшлек күрсәткәннәр.
“Мәчет эчен ремонтлау ихтыяҗы күптәннән бар иде. Узган ел дин кардәшләребез арасында акча җыю игълан итеп, тәвәккәлләргә булдык. Читтә яшәүче авылдашларыбыз, иганәчеләр дә финанс ярдәме күрсәтте”, – дип сөйләде дин йортының сәркатибе, изге эшләрне башлап йөрүчеләрнең берсе Фатыйма Садыйкова.
Ремонт эшләре ике ел дәвам иткән
Нәтиҗәдә, былтыр мәчетнең эчке ягы танымаслык булып үзгәргән: идән-түшәмнәре яңарган, обойлар ябыштырылган, алгы бүлмә пластик панельләр белән тышланган. Гыйбадәт кылучылар өчен тәһарәтханә дә уңайлыкландырылган: моңа кадәр кайнар су булмаганга, бойлер куелган, яңа сантехника урнаштырылган, эчке ягы ремонтланган, җиһазланышы да кайгыртылган. Моннан тыш, даими иганәчеләре ярдәмендә мәчетнең алгы як коймасын яңага алыштырырга да мөмкинлек туган.
“Безнең мессенджерда 50ләп кешене берләштергән үз төркемебез бар. Быел июньдә ремонт эшләрен дәвам иттерү, аерым алганда, мәчетнең керү төркемен яңарту тәкъдиме белән чыккач, күбесе хуплап каршы алды. Бер иганәче хәтта 150 мең сум бирде, материаллар өчен заводка үзе барып түләде”, – дип сөйләде Фатыйма Фәритовна.
Эшләр әле 2-3 атна элек кенә тәмамланган, һәм яңа керү төркеме дин йортына үзгә ямь биреп тора хәзер. Элеккеге гадәти баскычларны профнастилдан җыелган корылма алыштырган, өлкәннәргә күтәрелү уңайлы булсын өчен култыксаларга кадәр куелган. Барысы, шул исәптән түбәсе дә мәчетнең тышкы фасадына яраштырып, бер стильдә ясалган.

Зиратлар да тәртиптә тотыла
Сүз уңаеннан, төрнәслеләр ата-бабаларының мәңгелек йортына да игътибарлы. Узган ел, җыелып, коймаларын буяганнар, санитар өмәләрдә дә даими катнашалар. Ике якташлары хәйрия максатыннан зираттагы үләннәрне чабу өчен триммер сатып алып биргән. Мәхәллә халкының һәр дини башлангычны күтәреп алуын мәчет имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Шәйдуллин да билгеләп үтә.
“Равил Шәйдуллин, Ринат Исхаков, Риф Гафуров, Исмәгыйль Галимов, Ринат Шәйдуллин, Фатыйма Садыйкова, Җәмилә Шәйдуллина, Минзия Галимова һәр эшкә аеруча зур активлык белән кушылалар. Билгеле, әлеге исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин. Шөкер, читтә яшәүче авылдашларыбыздан да зур терәк тоябыз, танылган якташыбыз Равил Фатыйхович Моратов – шундыйларның берсе, ул безгә даими ярдәм күрсәтеп тора. Төрнәс авыл җирлеге башлыгы Сергей Викторович Беловка аерым рәхмәтләребезне җиткерәсем килә, изге эшләргә һәрчак зур теләктәшлек күрсәтә, иганәчеләрне табып бирә”, – дип уртаклашты Илдус хәзрәт.
Әлбәттә, мондый терәк һәм бердәмлек тауларны да күчерергә сәләтледер. Атабабаларыннан мирас булып килгән үз диннәрен хөрмәт итеп яшәүче төрнәслеләр бу яктан күпләргә үрнәк.

Нет комментариев