Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта тиздән түләүсез ризык өләшү пункты ачылачак

Хәзерге вакытта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгенең бер буш бүлмәсендә ремонт эшләре бара. Биредә мохтаҗларга кайнар ризык өләшү пункты урнашачак.

“Узган Рамазан аенда санитар-эпидемиологик чикләүләр аркасында без ифтар мәҗлесләре үткәрмичә, мөхтәсибәттән үзәкләшкән рәвештә азык-төлек җыелмалары таратуны оештырган идек. Бу изге гамәл барышында районыбызда авыр тормыш хәлендә калган, ялгыз яшәүче кешеләрнең, социаль яктан имин булмаган гаиләләрнең булуы ачыкланды. Шулай итеп, зур шәһәрләр мисалында без дә район җитәкчелеге һәм республика Диния Нәзарәте теләктәшлеге белән ризык өләшү пункты оештырып җибәрергә карар иттек”, – диде район мөхтәсибе, ризык өләшү пункты ачуны башлап җибәрүче Наил хәзрәт Әбелханов.

Наил хәзрәт сүзләренә караганда, алар мондый зур эшкә алыныр алдыннан Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фондында булып, аның эш тәҗрибәсе белән танышып кайтканнар. Әлеге изге гамәл халыктан кергән сәдака һәм хәйрия акчаларына тормышка ашырылачак.

Реклама

Ризык өләшү пунктында мохтаҗлык кичергән һәркем түләүсез рәвештә көненә бер мәртәбә кайнар ризык ала алачак. Киләчәктә биредә социаль ашханә дә ачарга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X