“Беребез – мари, икенчебез – чуваш, үзара татар телендә сөйләшәбез”, – ди салдакайлылар
Нурлат районының Салдакай авылы – уникаль. Биредә татарлар – чувашча, чувашлар – татарча иркен сөйләшә.
Салдакай авылы зур түгел, бүгенге көндә биредә яшәүче 450ләп кешенең 80 процентлабы – чуваш, калганнары татар милләтеннән. Әмма биредә кешене милләтенә карап аеру юк. Кеше Салдакайда туып-үскән икән, димәк, аның татар, чуваш, рус телен дә бик яхшы беләсенә шик юк. Халык телендә әлеге авыл халкына карата мәзәкләр дә йөри. Шәһәр кибетендә башта русча сөйләшә башлап, аннан ситуациягә карап, татарча яки чувашчага күчеп киткән сатып алучыны очратасың икән, димәк, ул – салдакайлы.
Киң күңелле Салдакай авылында исә төп халыклар белән башка милләт кешеләре дә бик тыныч һәм тату яшәп ята. Һәм ни гаҗәп, алар да, биредәге матур традициягә кушылып, татар яки чуваш телендә сөйләшә башлый.
Әлеге авылда төрле милләт халыклары арасында үзара татулык, бердәмлеккә ничек ирешелә соң? Бу хакта аларның үзләре белән сөйләштек.
Наилә Морзаханова – татар милләтеннән. Салдакайга моннан 36 ел элек Биккол авылыннан килен булып төшкән. Тормыш иптәше татар булып, гаиләләрендә татарча аралашсалар да, шул еллар эчендә чувашча да сөйләшергә өйрәнгән.
- Мин килен булып төшкәндә иптәшем “татар” урамында яши иде. Авылның татарлар күпләп яши торган Карл Маркс урамын халык шулай дип атый. Аннан “чуваш” ягына, колхоз йортына күчендек, ә анда тирә-күршеләр – чувашлар. Аннан, эштә дә татарлар, чувашлар бергә эшләдек. Көн саен фермага савымга тетя Люда белән йөрибез. Эшкә барганда, кайтканда ул чуваш сүзләрен әйтә дә, мин кабатлыйм. Шулай өйрәнеп киттем инде. Бүген авылда яшәүче теләсә кем белән иркенләп – татарча да, чувашча да сөйләшә алам.
- Ә балаларыгыз?
- Шөкер, биш балам да үз туган телләрен дә, чувашчаны да, русчаны да бертигез белеп үсте. Алар чувашчаны урамда, башка балалар белән аралашып өйрәнде инде. Шулай килеп чыкты, хәзер ике кодагыем да – чуваш милләтеннән, телне белгәч аралашу күпкә җиңелрәк.
- Гаиләдә кайсы телдә сөйләшәсез?
- Татарча, әлбәттә. Әмма кайчагында үзем ялгыш чувашча сөйләп җибәргән чаклар да була. Бер телдән икенчесенә күчкәнне сизми дә калам. 36 ел бит инде, хәзер татарчасы да, чувашчасы да бердәй якын.
- Чувашларда гореф-гадәтләр, йолалар да башка...
- Мин үзем – дини гаиләдән, бабабыз авылыбызның гомерлек мулласы иде. Совет заманнарында да намазын калдырмыйча, авылда динне алып барган кеше ул. Үзебез дә дини йолаларны үтәп яшибез. Шөкер, авылда мәчет бар, авыл өстенә көн саен азан яңгырый. Православие йолаларына да хөрмәт белән карыйбыз. Әле дә хәтеремдә, Пасха алдыннан биш балам да дусларына ияреп йомырка, тәм-томнар җыярга чыгып китәләр һәм рәхәтләнеп сыйланалар иде. Авылда үтә торган башка бәйрәмнәргә дә чыгабыз, халык бик тату бездә.
Икенче әңгәмәдәшем исә танышканда: “Кайсы исемемне әйтим, татарчасынмы, чувашчасынмы?” – дип гаҗәпләндерде. Паспорт буенча исеме – Таисия, дин буенча бирелгәне Тәнзилә икән. Аның белән дә, әлбәттә инде, иркенләп татарча сөйләштек.
Таисия Хәмидуллина – тумышы белән Салдакай авылыннан, чуваш кызы. Заманында авылның татар ягында яшәүче татар кешесенә кияүгә чыккан. Яңа гаиләгә күнегү исә зур кыенлык тудырмаган, чөнки татар телен балачактан белә икән.
- Мин үземне үзем белә башлаганны бирле татарча белә идем инде. Аны кайчан өйрәнгәнемне төгәл генә әйтә дә алмыйм. Безнең авылда бу хакта уйланган кеше дә юк. Электән үк халык бер-берсенең телен белеп, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшәгән. Каенанам авылның бик хөрмәтле остазбикәсе иде, гомере буена барлык дини йолаларны үтәп гомер итте. Бүген аларны без дәвам иттерәбез. Ике балабыз бар. Икесе дә татарчаны да, чувашчаны да яхшы беләләр, – ди Тәнзилә ханым.
- Төрле телләрне белеп яшәүнең үз плюслары да бардыр?
- Әлбәттә. Кая барсаң да, уртак тел табарга була. Төрле кызыклы хәлләргә дә тап булгалыйсың. Бер тапкыр хастаханәдә ятканда палатадашларым чуваш милләтеннән булып чыкты. Исем-фамилиям татарча булып, үзем татарча сөйләшеп йөргәч, мине татар дип уйлаганнар, күрәсең. Миннән аерым серләре турында чувашча сөйләшә башлагач, белгертергә туры килде инде.
- Үзегезгә кайсы тел якынрак дип саныйсыз?
- Миңа икесе дә якын. Әмма хәзер күбрәк татарча сөйләшәм. Авылыбызда яшәүче Надя – мари милләтеннән әнә, аның белән күрешкәндә русча түгел, татарча сөйләшәбез.
Мари милләтеннән булган Надежда Әхмәтҗанованың да Салдакайда – ике исеме. Чувашлар аңа Надя, татарлар Наҗия дип яратып эндәшә. Ул да – татар телендә татарлардан да уздырып сөйләшә.
- Киров өлкәсендә туып-үстем мин. Үзебезнең шәһәр тибынагы поселогыбызда төрле милләт кешеләре тату булып яши, татарлар да бар иде. Тормыш иптәшем исә безнең шәһәрдә армия хезмәте узды, шунда таныштык. Яраткач, милләте башка дип артык уйламаганбыз да инде, мөгаен. Аның армия хезмәте срогы узуга өйләнешеп, Салдакайда яши башладык.
- Татар гаиләсендә авырга туры килмәдеме соң?
- Башта кыенрак булды инде анысы. Әмма каенанам чит милләт кешесе дип бер дә кыерсытмады. Дөрес, мин татарча, ул русча белмибез, аңлашырга кыен булды. Хәтерлим әле, әнинең ындыр табагына эшкә йөргән вакыты. Ипине әвәләп кабарырга куя да, миңа пешерергә кушып калдыра. Сәгатькә күрсәтеп, мичкә ипи тыккан итеп хәрәкәтләр ясый да “хешт”, ди. Аннан, киресенчә, чыгарырга кирәген шулай ук “хешт” дип күрсәтә. Әнә шулай, әни белән ике ел дигәндә татар телен тулысынча өйрәндем. Теләк булганда, чит телне өйрәнергә була ул. Шөкер, авыл халкы да кире какмады, чувашлар белән дә, татарлар белән дә бик матур аралашып яшибез. Салдакай халкы бик әдәпле, тату, барыбыз да туганнар кебек яшибез.
- Чувашча да өйрәнмәгәнсездер бит?
- Чувашчаны аңлыйм. Әмма сөйләшергә өйрәнә алмадым. Татарлар белән татарча, чувашлар белән русча сөйләшәм.
- Ә мари теле?
- Татарлар арасында 28 ел яшим бит инде хәзер, үз телем берникадәр онытылып та бара, кайчак туганнарым белән сөйләшкәндә татарча сүзләр дә кыстырып җибәргәлим. Ә балаларыбыз татарча иркен сөйләшә, динне дә хөрмәт итәләр. Каенанам үземә дә догалар өйрәтте, аларны укыйм, гореф-гадәтләрне үтәп яшибез.
Әлбәттә, мәкаләмнең геройларына “авылда хәзерге балалар бер-берләренең телләрен өйрәнәме соң?” дигән сорауны да бирми калмадым. Кызганычка каршы, бүгенге буын үзара татарча да, чувашча да түгел, күбрәк рус телендә аралаша булып чыкты. Хәтта өйдә әти-әниләре белән русча сөйләшүче авыл балалары да юк түгел икән. Ә бит Салдакай авылында яшәп килгән бу уникальлекне, татарлар, чувашлар һәм башка милләт халыклары арасында яшәп килүче телләр һәм гореф-гадәтләр бәйләнешен саклап каласы, киләсе буыннарга да тапшырасы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев