Тел яшәсә, милләт яшәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Нурлатлылар республиканың иҗат әһелләре белән “Аулак өй-баттл”да көч сынашты
Шул көннәрдә нурлатлылар чын аулак өйне карап кына калмыйча, анда катнашу хокукы да алдылар: “Сәләт” иҗат мәктәбендә Казаннан килгән шагыйрәләр белән районыбыз талантлары “Аулак өй-баттл”да ярышты.
-
“Беребез – мари, икенчебез – чуваш, үзара татар телендә сөйләшәбез”, – ди салдакайлылар
Нурлат районының Салдакай авылы – уникаль. Биредә татарлар – чувашча, чувашлар – татарча иркен сөйләшә.
-
Марьяна Сафина: «Татар гаиләсенә эләккәч, миңа сүзләремдә һәм гамәлләремдә тыйнаграк булырга туры килде»
Марьяна белән без 10 еллап таныш. Нурлат телевидениесендә корреспондентлар бүлегендә бергә эшләдек. Үземнән үзгә кешеләр белән аралашырга яраткангамы, башка милләттә, башка диндә булса да, без аның белән уртак тел тиз таптык.
-
Зөлфия Гыйльманова: “Нурлат мишәре Фирдүсне Америкада да беләләр”
Америкада яшәүче Нурлат кызы Зөлфия Гыйльманова белән әңгәмә.
-
Татарча белсәң – корея телен дә тиз өйрәнәсең
.....ди Бикүле авылында яшәүче Татьяна Кәлимуллина. Кызы София бу телне өйрәнә башлагач шундый фикерне җиткергән. Ул үткән ел мәктәпне тәмамлагач Көньяк Кореяга китә.
-
Наил хәзрәт Әбелханов: “Рухи тәрбия телне өйрәнүдән башлана”
Нурлат районы мөхтәсибәте милләттәшләребезгә дини тәгълимат, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү белән беррәттән татар халкының дини мирасын торгызу, телебезнең популярлыгын арттыру буенча да киңкырлы эшчәнлек алып бара. Районыбыз дин әһелләренең татар телен саклап калу һәм үстерүгә кертә торган өлешләре турында җентеклерәк имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Әбелханов белән әңгәмә кордык.
-
ЗАГСка фата кияргәме, әллә калфакмы?
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында милли – төрле халыкларның гореф-гадәтләре сакланган, милли киемнәр киеп уздырылган туйларны да популярлаштыру кирәк.