Наил хәзрәт Әбелханов: “Рухи тәрбия телне өйрәнүдән башлана”
Нурлат районы мөхтәсибәте милләттәшләребезгә дини тәгълимат, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү белән беррәттән татар халкының дини мирасын торгызу, телебезнең популярлыгын арттыру буенча да киңкырлы эшчәнлек алып бара. Районыбыз дин әһелләренең татар телен саклап калу һәм үстерүгә кертә торган өлешләре турында җентеклерәк имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Әбелханов белән әңгәмә кордык.
Безнең белешмә
Наил Бари улы Әбелханов 2008 елда Ульян дәүләт университетын, 2015 елда Россия ислам институтын тәмамлаган. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлегендә әйдәп баручы белгеч булып хезмәт куйган. 2017 елдан Нурлат районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын башкара. Гарәп һәм инглиз телләрендә иркен сөйләшә.
– Наил хәзрәт, быел – республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында татар теленә игътибар аеруча артты, бу җәһәттән күптөрле милли чаралар оештырыла, киң җәмәгатьчелек тел мәсьәләләрен чишү юлларын барлый. Сез дә ана телебезне саклап калу мөһимлеге турында чаң сугасыз, һәм әлеге проблеманы хәл итү юнәлешендә нәтиҗәле эшләрегез дә бар.
– Мөхтәсибәт тарафыннан оештырала торган фәнни-гамәли конференцияләр, тематик чаралар, дини бәйгеләр, ислам дине нигезләрен өйрәтүче мөгаллимнәребез, яисә имам-хатыйпларның эчке җыелышлары булсынмы – һәркайсында яшь буынга туган телебезне өйрәтү көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе буларак күтәрелә килә. Шул сәбәпле моннан дүрт ел элек Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә республика районнары мөхтәсибәтләре арасында беренчеләрдән буларак балалар өчен татар теле буенча алты айлык түләүсез курслар ачып җибәрдек. Шунысы игътибарга лаек, татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. Быелгы уку елында без өстәмә рәвештә Нурлат шәһәренең тимер юлчылар һәм шикәрчеләр бистәләрендәге мәчетләр каршында да атнага бер тапкыр татар теле дәресләре оештырдык, һәм хәзер балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә белем бирәбез.
– Ярты ел эчендә генә татар телен өйрәтергә мөмкинме соң?
– Курслар республика мөселманнары Диния нәзарәтенең "Без – татарлар" программасы һәм махсус уку әсбаплары буенча алып барыла. Алар нигезендә коммуникатив технологияләр ята, ягъни без кешеләрне грамматикага түгел, ә татарча сөйләшергә, аңларга, үз фикерләрен белдерергә, милләттәшләре белән аралашырга өйрәтүне максат итеп куябыз. Шуңа дәресләр, башлыча, уен элементлары кулланып, кызыклы викториналар, бәйгеләр белән үтә. Курсларга берничә ел йөрүче балалар да бар. Нурлатлылар тәҗрибәле педагоглар Рәзинә ханым Шәйхуллина һәм Земфира ханым Мортазина җитәкчелегендә туган телебезнең матурлыгын танырга, аны яратырга өйрәнәләр. Күптән түгел яшь педагог Алисә Айсина эшли башлады, аның кул астында телебезне өйрәнүче балалар да матур нәтиҗә күрсәтә инде.
– Нәтиҗә дигәннән, бу курсларның файдасы сизелерлекме?
– Бездә өстәмә рәвештә татар телен үзләштерүче балаларның белемнәре артуын мәктәп укытучылары да ассызыклый, бу яктан без уңай фикерләр генә алабыз. Курсларда чит милләт вәкилләре дә теләп шөгыльләнә. Әйтик, җирле рәссам Сергей Коновалов – шундыйларның берсе. Берничә ай уку дәверендә ул инде татар телен яхшы ук аңлый, тәрҗемә итә башлады. Күптән түгел Нурлатка күченеп кайткан милләтәшебез Рөстәм Мингалимов Казахстанда туып-үскән, ана телендә бер авыз сүз дә белми, әмма өйрәнү теләге бик зур. Аның да уңышлары күзгә күренерлек инде. Без, әлбәттә, алга карап эш итәбез, киләчәктә татар теле курсларын киңәйтеп, ана телебездә генә дөньяви белем бирүче уку йорты дәрәҗәсенә җиткерү буенча да ниятләребез бар. Бу – бүгенге көн таләбе. Моннан тыш, без тәгълим үзәгендә Нурлат районында яшәүче башка халыклар телләрен өйрәтү буенча курслар оештырырга да әзер. Мисалга, чуваш телен укыта башларга планлаштырган идек, әлегә укытучылар белән тоткарлык чыкты.
– Наил хәзрәт, тел белән диннең бәйләнеше аерылгысыз. Килешәсездер, туган телен, халкының милли гореф-гадәтләрен белгән, хөрмәт иткән кешенең дингә карашы да уңай була.
– Иң элек шуны билгеләп үтәргә кирәк, рухи тәрбия телне өйрәнүдән башлана. Соңгы елларда ана телебезгә карата урнашкан вәзгыять яссылыгында милли үзаңны үстерү, гаилә кыйммәтләрен, туган телебезне саклап калу, балаларга дини, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү алгы планга чыкты. Тел динне саклый, ә дин телне яклый дип юкка гына әйтмиләр бит. Туган телен өйрәнгәндә кеше үз халкының үткәне, гасырлар буе урнашкан гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән таныша, бу аңа дөрес дини төшенчәләр формалаштырырга да ярдәм итә. Әйтик, кайбер дини күренешләр төрле шартлар яссылыгында гамәли яктан үзгәреш алырга мөмкин. Аларны дини китаплар укып түгел, ә нәкъ менә халыкта буыннан-буынга тапшырылып килгән милли мирас ярдәмендә генә белергә һәм шартына туры китереп үтәргә була. Әйтик, ислам динен тотучы гарәпләр һәм татарлар өчен Корбан гаетен билгеләп үтү кануннары бер үк, әмма халыкның бәйрәм көннәрендә бер-берләренә кунакка йөрүләре, өстәлгә куелган сый-нигъмәтләре кебек бәйрәмнең үзенчәлекле яклары төрле. Аннан, дини тәгълимат үзләштергән кешеләрдә ана телләренә карата да кызыксыну уянуын билгеләп үтми мөмкин түгел. Әйтик, шәһәрдә, Түбән һәм Югары Нурлат микрорайоннарында, Биккол, Фома, Чулпан, Кәкре Атау, Яңа Иглай, Киекле авылларында балалар өчен дини курслар эшләп килә. Кызганычка каршы, Нурлатта һәм кайбер авылларда балалар татар телендә камил сөйләшмиләр, шуңа башлангыч дәресләрне өлешчә русча алып барырга туры килә. Әмма балаларның, үз диннәре, халкының гореф-гадәтләре турында белем туплаган саен, тел белән кызыксынулары да арта бара, тора-бара татарча сөйләшүне өстенрәк күрә башлыйлар. Дин аша телгә хөрмәт уяна, тел аша күңелгә дини кыйммәтләр сеңдерелә. Иң мөһиме шул.
– Татар теле курсларыннан тыш, сез туган телебезне популярлаштыру максатыннан башка күптөрле башлангычларны да тормышка ашырасыз бит әле...
– Без район башкарма комитетының мәгариф һәм мәдәният бүлекләре, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Күптән түгел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Минем гаиләм шәмаиле" дип аталган күргәзмә оештырдык. Анда нурлатлыларның гаиләләрендә кадерле ядкәр булып сакланучы 90га якын экспонат тәкъдим ителде. Араларында бер гасырлык тарихы булган шәмаилләр дә бар иде. Татар халкында элек-электән Коръән сүрәләре, догалар язылган шәмаилләргә игътибар зур булган, ул йортны явыз көчләрдән саклый, нигезгә иминлек теләп тора дип саналган. Аңа табынмаганнар, әмма изге күреп, балаларына, оныкларына ядкәр итеп калдырганнар. Татар милли сәнгатенең үзенчәлекле төре булган шәмаилләр күргәзмәсе халкыбызның рухи мирасын барлау җәһәтеннән дә бик файдалы булды. Әлеге чараны оештыру барышында Нурлат җирлегендә таралыш алган шәмаилләрнең тарихы белән кызыксынучылар арасында күптәннән сорау тудырган фактлар да ачылды. Әйтик, күргәзмәдә дистәләп гаилә тарафыннан тәкъдим ителгән бер үк төрдәге шәмаилләрнең авторы Түбән Нурлатта яшәгән Мингали Гомәров булуы ачыкланды. Бер ай эшләү дәверендә күргәзмә экспонатлары белән мәктәп укучылары да, районыбыз халкы да килеп танышты.
Якын киләчәктә "Үткәнеңә игътибарлы бул" дип аталган тәрбияви чара үткәрергә ниятлибез. Ул милләттәшләребезнең нәсел агачлары – шәҗәрәләрен барлау, аларның гаилә елъязмалары белән танышуны максат итә. Болардан тыш, күптән түгел тәгълим үзәгендә музей почмагы оештырып җибәрдек, биредә экскурсиягә килгән мәктәп укучыларына халкыбыз тарихына багышланган дәресләр үткәрәбез.
Район мәчетләрендә "Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?" дип язылган плакатлар урнаштырдык. Алар дин йортларына вәгазь тыңларга һәм намаз укырга килгән дин кардәшләребезгә халкыбызның киләчәге өчен ана телен өйрәнү кирәклеген исләренә төшереп тора.
Диния нәзарәтеннән бик матур, төсле әлифбалар кайтты. Аларны кече яшьтәге балалар белән чаралар оештырганда таратабыз. Тагын бер матур яңалыгыбыз бар – быел мөхтәсибәт каршында логопед кабинеты ачылды. Биредә Роза ханым Сабирова татар авазларын дөрес әйтергә өйрәтә. Гомумән алганда, ниятләребез дә, башлангычларыбыз да күп, инша Аллаһ, барысы да тормышка ашар, дип уйлыйбыз.
– Наил хәзрәт, ә шәхсән сезнең өчен туган тел нәрсә ул? Сез татар мохитеннән ерак булган чит төбәктә туып-үскәнсез. Әмма туган телегезне камил беләсез, аны саклап калу өчен сүздә түгел, эш белән зур тырышлык куясыз.
– Кешенең кая тууы түгел, аның туган теленә, үз халкына мөнәсәбәте мөһим. Минем татар телен белүем, кечкенәдән аңа хөрмәт белән үсүемдә дини традицияләрне үтәп гомер иткән әби-бабам һәм әти-әниемнең шәхси үрнәкләре, тәрбиясе зур булды. Гаиләмнең нәсел җепләре Казан артына барып тоташа, алар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның чордашлары, бер җирлектә яшәгәннәр. Шуңа да минем ана телебезне онытырга һичнинди хакым юк. Уку елларында туган телебезгә мәхәббәт уяткан укытучым Флюра Рифкать кызы Аббазованы да әйтеп үтми мөмкин түгел, аның йогынтысында без татар телен кадерләргә өйрәндек. Нәрсә ул минем өчен туган тел дигәндә, татар теле – туган телем, башка сүзләр артык сыман. Кеше үз телен, тарихын, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Бу – һәркемнең изге бурычы.
– Ничек уйлыйсыз, татар теленең киләчәге бармы һәм ул нәрсәгә бәйле?
– Мин бу сорауга җавап биргәндә заманында юкка чыгып та, узган гасырда дини китаплар, язмалар аша торгызылган, сөйләм теленә яраклаштырылган телләрне мисалга китерер идем. Татар теленең хәле, алар белән чагыштырганда, әлбәттә, күпкә яхшырак. Хәзерге вакытта хәтта балачакларында үз туган телләренә битараф булган кешеләрнең дә, билгеле бер яшькә җиткәч, үз тамырларына кайтулары, балаларын милли традицияләрдә тәрбияләүләре күзәтелә. Бөтенесе дә безнең кулда. Без хәлебездән килгәннең барысын да эшләргә тиеш, калганын Аллаһы Тәгалә тәвәккәлли. Без сәбәп кылабыз, нәтиҗәне ул бирә.
– Наил хәзрәт, әңгәмәгез өчен рәхмәт! Барлык башлангычларыгызда да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев