Нурлат-⁠информ

Нурлатский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
У НАС, В "ДРУЖБЕ"

Участницы конкурса "Золотые руки моей мамы"

"Әниемнеӊ йомшак куллары"

Әниләрнеӊ матурлыгын, гузәллеген, изгелеген исбатлап тору урынсыз булыр иде, һәр балага уз әнисе якын, кадерле һәм изге зат, ә һәр ананыӊ бөтен матурлыгы, бар бөеклеге -АНА булуда.
Мөгаен, безнеӊ Әнинеӊ белмәгән һөнәре, башкара алмаган эше юктыр. "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигән әйтем, ул нәкъ безнеӊ Әнигә - Кизләу авылында әтиебез Солтан Нуриәхмәт улы белән тигез гомер итуче Фәридә Юныс кызы Вафинага туры киләдер.
Әниебезнеӊ иӊ асыл сыйфаты - балаларына хөрмәткә лаек әни , оныкларына яраткан дәуәни булуында. Ул Тәӊре хакын, ир хакын, туганлык хакын саклый белә. Шатлык-сөенечтә дә, борчу-хәсрәттә дә, иӊ беренчеләрдән булып ярдәмгә килә. Аныӊ игътибары бар кешегә дә җитә, 18 ел авыл җирлеге башлыгы булу да эзсез узмагандыр курәсеӊ, безнеӊ җирлектә әниебезне хөрмәт итмәгән кеше бик сирәк, инде ничә ел пенсиядә булуына карамастан, аларныӊ өеннән кеше өзелми, киӊәш сорарга, һич тә булмаса, эшләгән изгелекләре өчен рәхмәт җиткерергә дип, килучеләр дә бик куп.
Әниебезнеӊ тәмле сый- нигъмәтләр әзерләу, чисталык- пөхтәлек, туганлык хисләрен саклау кебек куркәм сыйфатлары белән беррәттән, ул чәчәкләр, гөлләр ярата, шунлыктан, матур, аллы-гөлле чәчәкләр, иртә яздан алып, алтын көзгә чаклы йорт тирәсен бизи, илаһи матурлыкка, ямьгә кумә. Ел әйләнәсе булмә гөлләре тәрәзә төбендә балкып утыра. Аларныӊ төрлелегенә, матурлыгына, хуш исенә сокланмаган кеше юктыр мөгаен.
Әниебезнеӊ тагын бер куркәм сыйфаты, ул дин кануннарын хөрмәт итә - биш вакыт намазын калдырмый, узлегеннән гарәп әлифбасын өйрәнеп, догалар укый. Оныкларын, балаларын, туганнарын хәер-фатихадан, угет- нәсыйхәттән, изге догаларыннан калдырмый, безнеӊ өчен һәрчак борчылып тора.
Әниебезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез, авыр хезмәттән яргаланган, җыерчыкланган, ләкин йомшаклыгын, җылылыгын, назын җуймаган алтын куллары алдында, меӊ-меӊ рәхмәт әйтеп, баш иябез.
Автор: (Вафина Лейсан Хафизовна "Детский сад №5 "Камыр Батыр" общеразвивающего вида")
**********************************************************************
Мама: Салахова Гульназ Талгатовна
Наша мама самая красивая, добрая и талантливая. Не смотря на то,что у нашей мамы 3 детей она все успевает. Каждый день радует нас вкусной выпечкой, особенно любим медовый торт,его мы печем все вместе.Но самое главное увлечение нашей мамы - это выступления на сцене, она хорошо поёт и проводит различные мероприятия. Мы очень любим свою маму и гордимся ей!
Воспитанница МАДОУ « Детского сада №5 «Камыр Батыр» Салахова Камилла Ильнаровна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев