Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

29 елдан соң үтәлгән әманәт: Биккол авылында тирән мәгънәле һәм дулкынландыргыч очрашу үтте

90нчы елларда Төркиядән килеп, Казанда яшәп калган, бүгенге көндә татар һәм төрек телләрендә иҗат итүче язучы, тәрҗемәче Фатиһ Кутлу Бикколга килде

Ул көнне Биккол авылы мәчетеннән өйлә намазына чакырып яңгыраган азан тавышы бик күпләрдә соклану уятты. Аерата моңлы, дулкынландыргыч булып тоелды ул... Азан әйтүченең төрек ир-егете, танылган язучы булуын белгәч исә күпләр аптырашка калды: кайдан килеп чыккан ул Татарстанның да иң читендә урнашкан Нурлат якларына? Бикколга аны нинди юллар китергән?



Тарихның җеп очы моннан ерак 1997 елга барып тоташа. Татарстанга белем эстәргә килгән Төркия егете Яр Чаллыда яшәгәндә ул чагында инде шактый күренекле язучы Ирек Диндаровның “Төркиягә сәяхәт” китабын тәкъдим итү чарасына чакыру ала. Шәһәр автобусына утыргач исә урыннары очраклы рәвештә татар әбисе белән туры килә. Сөйләшеп китәләр. Апа Фатиһның төрек егете булуын белгәч, бик гаҗәпләнә, Төркия кешесе белән беренче тапкыр очрашуын әйтеп, азактан үзенең туган авылы Бикколга кунакка чакыра. Фатиһ апага кайтырга дип вәгъдә бирә, блокнотына исемен, адресын да язып ала. 
Юлда кемнәр генә очрашмый, кемнәр генә ниләр турында гына сөйләшми, очраклы рәвештә ниндидер вәгъдәләр дә бирелә, онытыла да... Автобуста булган бу гадәти очрашу да шулай эзсез генә үтеп киткән булыр иде бәлки. Тик бу очракта гына түгел... Туры килүен әйт: автобустан төшеп калган студент китапны тәкъдим итү чарасында Ирек Диндаровның да Биккол авылыннан булуын ишетеп шаклар ката. 
Бусы да гайре табигый хәл түгел. Мондый туры килүләр дә еш булып тора диярсез. Әмма вакыйга 2023 елда янә дәвам таба. Бу вакытка инде татар әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп танылу алган, ТР Язучылар берлегенә кабул ителгән Фатиһ Кутлу “Мәйдан” журналының сентябрь ае санында Илдус Диндаровның 1999 елда вафат булган энесе Ирек Диндаровның якты истәлегенә багышлап язган мәкаләсен укый һәм шунда әлеге очрашу тарихы, әбигә биргән вәгъдәсе исенә килеп төшә. Тик 30 елга якын вакыт узган, теге блокнот та күптән югалган шул инде... 


“Ә кем белә, исәндер дә бәлки ул әби... Исән булса, туксанның теге ягындадыр инде... Әби ул вакытта, көтелмәгән әлеге “очрашуны” авылга кайткач балаларына, туганнарына, авылдашларына, һичшиксез, сөйләгәндер. Язмамны Биккол авылында укучылар табылыр. Бикколлылар арасында бу истәлекне хәтерләүчеләр килеп чыкса, әбинең исем, фамилиясен әйтсәләр, мин бөтен эшемне ташлап, аны күрергә барыр идем Бикколга. Ә мәңгелеккә күчкән булса... Әби, бәгърем, еллар буе минем киләсемне көтеп, колагы капкада, күзе тәрәзәдә яшәгән булса... Халыкка: “Ул төрек егете авылга килергә сүз бирде миңа. Күрерсез, бер көнне киләчәк ул!” – дип әйткән булса... (Шушы мизгелгә кадәр уйламаган идем бу хакта. Күземә яшьләр тулды, авыр булып китте миңа бу юлларны язганда...) Әби алдында мин ялганчы булып калганмын, димәк... Алдакчы... Гаепле... Аллаһы алдында гөнаһлы... Шуның өчен Ходайдан мине ярлыкавын сорап, тезләнеп тәүбә кылдым... Ул әбинең каберен әйтүчеләр табылса, бәхиллек сорарга, рухына догалар кылырга барыр идем Бикколга... Шуннан соң күңелем басылыр иде, бәлкем, бераз булса да...” – дип язып чыга “Мәйдан” журналының шул елның ноябрь ае санында. 


Ул чагында бу язманы бикколлылар әллә күрми калганнар, әллә күреп тә илтифат бирмәгәннәр... Әлеге серле очрашу тарихы ачылганчы тагы берничә ел вакыт үтәргә насыйп булган икән әле. Фатиһ Кутлуның “Кардәшлек кадере” китабы дөнья күргәннән соң “Ирек мәйданы” газетасы узган елның декабрендә “Яңа китап” сәхифәсендә шул җыентыкка кергән “Бикколга барыр идем” дигән язманы янә бастыра. 


Һәм авылның тынгысыз күңелле җаннарының берсе Вәсилә Гәрәева аны укып, авылдашларның мессенджерлардагы төркеменә җибәрә. Бу исә авыл халкында зур кызыксыну уята, ул чакта Яр Чаллыга балаларына кунакка барып йөргән апаәбиләрне барлыйлар, автобуста очраган очраклы егетне шулай ачык күңел белән кунакка чакырырдай авылдашларын эзлиләр... Бикколның тагы бер авыл дип җан атучы кешесе Гөлүсә Әһлиуллина язучы белән элемтәгә чыга, фаразланган апа-әбиләрнең фотоларын җибәреп тора... 

«Әмма ул фотолар аша да әбинең йөзен дә, исемен дә исемә төшерә алмадым. Тик сорау күңелгә һич тынгылык бирми бит, – дип исенә төшерә бүген Фатиһ Кутлу. – 10 гыйнвар көнне эш буенча ниндидер бер документны эзлим. Карасам, шунда бер файл эченнән иске блокнотлар килеп чыкты. Берсенә күзем төште. Алдым. Кара тышлы блокнот. Телефон кенәгәсе икән. Ипләп кенә актарырга булдым. Шул мин эзләгән блокноттыр дип уйлап та карамыйм бит әле. Н хәрефе килеп чыкты. Шунда әлеге, моннан 29 ел элек язылган язу килеп чыкмасынмы! Гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Аллаһы Тәгалә минем һәм бөтен Биккол халкының да борчылып әлеге әбинең исемен эзләвен ишеткән, күрәсең». 


Кечкенә генә кара тышлы әлеге блокнотны үзе белән Бикколга да алып килгән төрек кунагы. “Нәфисә апа. Нурлат, Октябрьский район, дер. Бикулово, п/о Фомкино, Сафин Хуснулла (ред. Нәфисә апаның авылда яшәгән әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны). 6.00, 14.00, расписание (ред. ул чакта Нурлатка автобуслар расписаниесе)” дип язып куелган анда. Әлеге кечкенә генә язуның табылуы серле табышмакка тулысы белән ачыклык кертә. Әби дигәне тумышы белән Бикколдан булып, ул чагында Яр Чаллыда яшәгән Нәфисә апа Гайфуллина булган икән бит. Бу көнне аның әти-әнисе янына авылга кайтып барышы булган, күрәсең. Шуңа Фатиһны Бикколга чакырган да. Тик, кызганычка каршы, бик иртә – әлеге вакыйгадан соң 2 ел үткәч ул йөрәк авыруыннан вафат булган. Шулай булуга да карамастан, бикколлылар язучыны ихлас күңел белән авылга чакыралар. 

 «Килер алдыннан бик дулкынландым. Соңарып булса да, әманәтемне үтәргә, Нәфисә апа хөрмәтенә бүләк ясарга ниятләдем, – дип мөрәҗәгать итте ул бу көнне мәдәният йортында авыл халкы белән узган очрашуда. – Ул чагында Нәфисә апага 51 яшь булган. Туры килүен әйт: бүген миңа да 51”. 


“Безнең әни киң күңелле, ачык йөзле кеше иде. Юкка гына аны “кояшлы Нәфисә” дип йөртмәгәннәрдер, – дип әнисе турындагы хатирәләрне барлады әлеге гаҗәеп очрашуга дип Ульян шәһәреннән кайткан кызы Йолдыз Әхмәтшина. – Тормышы җиңел булмады аның, әмма ул сынмады, кешеләргә карата ачык булып кала алды. Һәм автобуста очраган студентны кунакка чакыруы да бер дә гаҗәп түгел. Бүген бәлки авылда аны хәтерләүчеләр дә күп түгелдер инде. Әмма аның әлеге гади генә гамәле нинди истәлекле вакыйгага этәргеч бирде бит. Моны бер могҗизага тиңлим мин”. 


Вәгъдә – иман, ди халык. Һәм бу буш сүзләр түгел. Әйтелгән сүз дистәләгән еллар үтсә дә, аны башкарудан чакрымнар аерып торса да, үтәлергә тиеш. Авыл мәдәният йортында әлеге вакыйга тарихын тагын бер кат язучының үз авызыннан ишеткән бикколлылар моның шулай булуына янә инандылар. Тирән мәгънәле, уйландыра торган, тормыш кыйммәтләре хакында уйфикерләргә этәрә торган кичә булды бу чара. Очрашуда Фатиһ Кутлу үзенең татар телендә дөнья күргән “Кардәшлек кадере” дигән китабын тәкъдим итте, тамашачылар татар һәм төрек халкы арасындагы кардәшлек җепләренең нык булуын күңелләре белән тоеп утырдылар, кунак төрек уен коралларында уйнап, җырлар башкарып, тамашачыларның йөрәкләренә үтеп керде. 


Кунакларны район башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәутдинова сәламләп, бүләкләр тапшырды. Чарада Казаннан Татарстанның халык язучысы, күпләрнең яраткан авторы Нәбирә Гыйматдинова, танылган шагыйрь Рифат Сәлах, җирле авторлар, шулай ук ТР Язучылар берлекләре әгъзалары – язучы, журналист, үзе дә Бикколдан булган Илдус Диндаров, шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтованың катнашуы очрашуны тагы да мәгънәлерәк, эчтәлеклерәк итте. 


Фатиһ Кутлуның Бикколга килүе очрашу белән генә чикләнмәде. Өйлә намазыннан соң Диндаровларның нигезе урынына куелган истәлек тактасын барып күрде, Нәфисә апа яшәгән нигезгә барып баш иде, аннан авыл зиратында мәрхүмәнең рухына дога кылды. Кабере янында тын гына басып торганда моннан 29 ел элек бары берничә минут кына аралашырга өлгереп калган киң күңелле Нәфисә апа белән сөйләшкәндәй, аның алдында вакытында килә алмавы өчен гафу үтенгәндәй кебек тоелды ул.


“Хыялым чынга ашты. 29 ел үткәннән соң булса да, монда килеп, Биккол халкы белән очрашып, аларның ихлас, җылы мөнәсәбәтләрен күреп рухландым, минем өчен рухи азык булды. Кичерешләрем әйтеп бетергесез. Бу минем тормышымда тарихи вакыйга булды, дип саныйм, – дип тәэсирләрен уртаклашты Фатиһ Кутлу. – Бүген чарага килгән авыл халкының һәммәсен дә мин шул Нәфисә апа кебек күз алдыма китердем. Шундый ук кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле алар. Мин мәкаләмне “Бикколга барыр идем” дигән башисем белән бастырган идем. Һәм менә Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән Бикколга килергә насыйп булды. Мин бүген күңелемдә ниндидер бер җиңеллек тоям. Бу очрашуны оештыруда катнашкан һәркемгә – авыл халкына, Татарстан Язучылар берлегенә, район җитәкчелегенә рәхмәтләрем чиксез”. 


Китәр алдыннан авыл халкы Фатиһ Кутлуны кабат үзләренә кунакка чакырып калдылар. Ихлас күңелле, халыкчан язучыны үз авылдашлары, туганнары кебек якын иттеләр алар. Язучы үзе дә очрашулар тагы да булыр әле дигән ниятен белдерде. Биккол өстендә ул әйткән азан тавышы тагы да яңгырар әле, иншәаллаһ. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев