Уку елы башлану белән Нурлат юллары аеруча җанланды.
Һәр иртә меңләгән бала мәктәпкә бара, ә дәресләрдән соң өйләренә кайта.
Әмма юлларда аларны көтелмәгән хәвеф-хәтәр чыганагы – “юл тозаклары” сагалап торырга мөмкин. Аларга ничек юлыкмаска? Бу хакта без “Юл хәрәкәте иминлеге” ГБУсының Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова белән сөйләштек.
“Юл тозаклары” – ул юл хәрәкәтенең бер катнашучысы икенчесен күрми калган ситуацияләр, – дип аңлатма бирде Гөлфия Харисовна. – Бала буш юлны гына күрә, ә машина йөртүче гомумән дә аны күрми. Бу очракта бер генә саксыз адым атлау да җитә – фаҗигане булдырмый калу инде мөмкин түгел”.
Юл тозакларының иң киң таралган мисалы – ишегалдындагы машиналар. Күз алдына китерегез: парковкада бер-бер артлы автомобильләр тезелеп киткән, һәм шулвакыт аларның берсе артыннан юлга бала йөгереп чыга, ди. Бу вакытта ишегалдыннан машина үтеп бара торган булса, йөртүче баланы күрми калырга мөмкин, чөнки аны парковкадагы машиналар каплый. Бала да шул ук сәбәп белән биредән хәрәкәтләнүче транспортны абайламый кала.
Нурлат мәктәпләре янындагы тозаклар
Өч мәгариф оешмасы – гимназия, 3 һәм 9 нчы мәктәпләр янындагы җәяүлеләр кичүләренә махсус рейдка да чыктык.
3 нче мәктәп. Биредә балалар белән юл аша чыгу кагыйдәләрен кабатладылар.
“Без туктыйбыз, баланы кулыннан тотабыз – бу бик мөһим, – дип сөйләде Гөлфия Харисовна. – Аннары сулга, уңга һәм тагын бер кат сулга борылып карыйбыз. Җәяүлеләр кичүенә якынлашучы машина йөртүчесенең безне күрүенә һәм үз транспортын туктатуына инангач, чыга башлыйбыз. Юл уртасына кадәр барып җиткәч, уң якка карыйбыз һәм юлны дәвам итәбез”.
Гимназия. Җәяүлеләр кичүе Нурлат урамы юлын кисеп чыга, биредә шәһәрдән чыгу юлы урнашкан.
“Бу юл аеруча куркыныч, – дип ассызыклады профилактика бүлеге начальнигы. – Йөртүчеләр еш кына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар: “зебра” алдыннан тизлекне киметмиләр, кайвакыт җәяүлеләр кичүе зонасында икенче бер машинаны узып китәргә тырышалар. Йөртүче җәяүлеләр кичүенә кадәр 5 метрдан азрак ара калгач туктаса да, юл тозагы хасил булырга мөмкин, чөнки калганнарга күз күремен каплый ул”.
9 нчы мәктәп. Аның каршында юл аша гына “Камыр Батыр” балалар бакчасы, янәшәдә парковка урнашкан. Биредә хәрәкәт агымы бик көчле.
“Шәһәрдәге юлларның кайберләре – муниципаль, кайберләре төбәк карамагында. Әмма хәрәкәт интенсивлыгы зур, һәм җәяүле “сукыр зона”га эләгергә мөмкин, – дип сөйләде Гөлфия Гыймалтдинова. – “Сукыр зона” – ул машина конструкциясенең үзенчәлекләре, ниндидер киртәләр яки үзенең буе аркасында йөртүче күрә алмый торган урын. Баланың буе өлкән кешедән түбәнрәк, һәм аны күрми калу бик җиңел. Ә инде йөртүче тизлекне дә арттырса, реакция өчен вакыты калмый да диярлек – җәяүлене бәрдерү куркынычы күп тапкырга арта”.
Әгәр сез юл тозагына эләксәгез, нәрсә эшләргә?
“Иң мөһиме – паникага бирелмәскә һәм кискен хәрәкәтләр ясамаска, – дип киңәш итә Гөлфия Харисовна. – Йөртүченең сезне күрмәвен аңласагыз, туктагыз һәм машинаны үткәреп җибәрегез”.
Эшчәнлек дәвам итә
Мәктәп укучылары һәм атааналар белән профилактик очрашулар даими үткәрелә. Аларда балаларга юлларда янаучы куркыныч ситуацияләр турында сөйлиләр, яшь юл хәрәкәте инспекторлары юлны ничек дөрес чыгарга икәнен күрсәтәләр.
“Уку елы башлану белән урамнарда яшь юл хәрәкәте катнашучылары шактый артты. Йөртүчеләрнең мәгариф оешмалары, җәяүлеләр кичүләре янында һәм ишегалларында аеруча игътибарлы булуларын сорыйбыз”, – ди Гөлфия Гыймалтдинова.
Балаларның иминлеге – уртак бурычыбыз. Ата-аналар балалары белән тагын бер кат мәктәпкә һәм өйгә кадәрге юлны бергә үтсеннәр, куркыныч урыннарны күрсәтсеннәр иде. Йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүләре янында һәм ишегалларында машина тизлеген киметергә кирәк. Шул чакта гына юл чыннан да имин булачак.
Нет комментариев