Нурлат интернат-йортында яшәүче Шәһит Фәтхуллин сугышчыларга ярдәм итә
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат интернат-йортында яшәүче Шәһит Фәтхуллин сугышчыларга ярдәм итә

Авыр имгәнүләр алу һәм аякларның ампутацияләнүе теләсә кайсы кешенең тормышын ике чорга бүлә.

Әмма картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Шәһит Фәтхуллин өчен чын тормыш – алга бару мөмкинлеге өчен көндәлек көрәш белән бергә башкаларга ярдәм итү һәм яхшыга ышану да ул. 

Илһам бирүче яшәү көче

Элегрәк Казанның әйдәп баручы ресторан комплексларында пешекче-кондитер булып эшләгән ир-ат җитди сынаулар аша узган. 2024 елның июлендә ул коточкыч авариягә эләккән.

Аннан соң – озакка сузылган дәвалану, авыр өзлегүләр һәм ике аягының да ампутациясе белән тәмамланган операцияләр. Әмма бүген, тернәкләнү узганда, ул аеруча зур ныклык үрнәге күрсәтә. Дәвалану процессы аңардан гаҗәеп рухи көч сорый.

Нурлат интернат-йортында яшәүче Шәһит Фәтхуллин сугышчыларга ярдәм итә

“Барлык операцияләрдән соң да бирегә килеп эләккәч, башым әйләнүе аркасында караватта мөстәкыйль торып утыра да алмый идем. Хәзер исә күп нәрсәне үзем башкара алам”, – дип уртаклашты Шәһит Фәтхуллин. 

Ярдәм янәшә

Иҗат һәм ял сәгатьләрендә кулларының вак моторикасын эшләтә: рәсемнәр буйый, аппликацияләр ясый, шахмат һәм шашка уйный. Дәвалану процессында әтисе ягыннан туганнары Җәмил һәм Рөстәм, шулай ук медицина персоналы, дусларының теләктәшлеге дә зур роль уйнаган. 

Нурлат интернат-йортында яшәүче Шәһит Фәтхуллин сугышчыларга ярдәм итә

Физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга да карамастан, Шәһит киләчәк турында уйлана, конкрет һөнәри һәм тормыш планнары кора, кулинария эшенә кире кайтырга хыяллана. Моннан тыш, районның инвалидлар җәмгыяте сафларына кушылып, ул иганәчелек эшчәнлегенә дә актив тартылган.

Үзенең зур булмаган пенсиясеннән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм фондына өлеш чыгарырга карар иткән, моны алга таба даими дәвам итеп торырга ниятли. Ул “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды волонтерлары белән элемтәгә чыккан, шул көннәрдә генә гуманитар ярдәм кабул итү пункты җитәкчесе Рафаэль Җиһаншин белән очрашып, сугышчыларга үзенең беренче ярдәм кертемен тапшырган. 

“Үз үрнәгем белән мин кешеләргә нинди генә катлаулы хәлләрдә дә төшенкелеккә бирелергә ярамавын күрсәтергә телим. Хәзерге вакытта авыр булган кешеләргә теләктәшлек күрсәтү, үз илеңә файдалы булу мөһим”, – ди ул. 

Нурлат интернат-йортында яшәүче Шәһит Фәтхуллин сугышчыларга ярдәм итә

Яңа ярдәм чараларын барлыйлар

Интернат-йортта яшәүчеләр исә волонтерлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнәләр: витаминлы чәйләр әзерлиләр, маскировкалау челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар. 

“Безнең интернат-йортта игелекле традиция бар: без җиңүне тизрәк якынайту өчен, фронттагы сугышчыларга ярдәм күрсәтәбез, – ди интернат-йортның социаль тернәкләндерү буенча белгече Ирина Савинова. – Бүгенге көндә без егетләргә күрсәтә торган ярдәм чараларын арттырырга җыенабыз. Волонтерлык эшчәнлегенең яңа этабын башлыйбыз, яшәүчеләрнең кайберләре акчалата да ярдәм күрсәтергә телиләр”. 

Нурлат интернат-йортында яшәүче Шәһит Фәтхуллин сугышчыларга ярдәм итә

Беренче кертем инде бар, әлеге традиция киләчәктә дә дәвам иттерелер дип ышанабыз. Менә шулай, бер кешенең игелекле башлангычы башкаларда да хуплау тапкан. Шәһит Фәтхуллинның тарихы – тормыш сынауларын җиңеп чыгуның гади мисалы гына түгел, ә рухи ныклык, шәфкатьлелек һәм үз илеңә файда китерү теләгенә бернинди чикләр дә булмавына чын дәлил.


Нет комментариев