“Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды әгъзалары трофей пилотсыз очу аппаратларына икенче тормыш өрәләр
Фондның шәһәр үзәгендә урнашкан гуманитар ярдәм кабул итү пунктыннан кеше бер дә өзелми. Биредә “үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән сүзләр төп яшәү кыйбласына әверелгән кешеләр җыела.
Дошман коралына – икенче тормыш
Нурлат волонтерлары дошманның пилотсыз очу аппаратларын реставрацияләү белән дә шөгыльләнәләр. Фонд активистлары, алгы сызыкка гуманитар сәфәрләр белән баргач, үзләре белән “тимер-томыр өемнәре” – бәреп төшерелгән дошман дроннарын алып кайталар. Фонд җитәкчесе Ришат Сафиуллин аларның берсен күрсәтеп, аның тиздән яңадан күккә, әмма бу юлы инде Россия әләме астында күтәреләчәген билгеләп үтте.
“Гади генә пилотсыз очу аппаратының йөзләрчә мең сум торуы, ә күзәтү һәм һөҗүм итү өчен билгеләнгән модельләрнең бәяләре бөтенләй дә астрономик суммаларга җитүе беркем өчен дә сер түгел, – дип сөйләде Ришат Сафиуллин. – “Ни өчен соң әле без дошманга бу ресурслардан кулланырга рөхсәт итәргә тиеш?” – дигән карарга килдек. Без җитмәгән детальләргә заказ бирәбез, кайберләрен станокларда үзебез ясыйбыз, электрониканы торгызабыз. Бүгенге көндә шул рәвешле “төзәтелгән” 50ләп дрон якташларыбызга хәрби хезмәтләрен үтәргә булыша. Без фашистларга каршы үз кораллары белән көрәшәбез булып чыга, һәм моны уңышлы башкарабыз”.
Фонд күрсәтә торган ярдәмнең географиясе хәрби бәрелешләр сызыгының барлык өлешләрен диярлек колачлый: болар – Брянск, Белгород, Курск, Запорожье, Херсон өлкәләре, шулай ук Луганск һәм Донецк халык республикалары. Хәрбиләр Нурлатның гуманитар йөкләрен зур түземсезлек белән көтеп алалар.
Коткаручы турникет һәм “нефопамница”
Күптән түгел волонтерлар тагын ике мөһим проектны эшкә керткәннәр. Беренчесе – кан агуны туктату өчен турникетлар җитештерү. Бу – сугышчы хәтта кесәсендә дә йөртә ала торган компактлы җайланма.
“Турникет махсус төргәккә салына, эчендә җентекле инструкциясе дә бар, – дип сөйләде әлеге эшләнмә турында гуманитар ярдәм кабул итү пункты җитәкчесе Рафаэль Җиһаншин. – Яралы солдат та бер кулы белән үз-үзенә жгут салып, аны кысып бәйли алачак. Аның бернинди авырлыгы да юк, әмма нәкъ менә шушы гади генә җайланма эвакуацияләнгәнче сугышчыларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итә”.
Жгутлар өчен пластик детальләрне волонтерлар үзләренең 3D-принтерларында бастыралар, аннары кул белән җыялар, һәрберсенең чыдамлылыгын да тикшерәләр. Әлеге турникетлар тапшырылган сугышчылардан кире элемтә алынган да инде: алар медицина ярдәме килеп җиткәнче күп кан югалтудан һәлак булу куркынычы янаган дистәләгән яралы хезмәттәшләренең гомерен саклап калганнар. Моннан тыш, фонд “нефопамница” дип аталган җайланмалар да әзерли. Болар – көчле авыртуны баса торган дару салынган шприц-тюбикны саклау өчен билгеләнгән, күп мәртәбә куллану мөмкинлеге булган пластик контейнерлар.
“Мондый эшләнмәнең максаты – тюбикны пычрак эләгүдән, бәрелүдән һәм тышкы тәэсирләрдән саклау, – дип сүзен дәвам итте Рафаэль Җиһаншин. – Иң мөһиме, бу хәрбигә, хәтта тирә-якта сугыш барганда да, бер хәрәкәт белән даруны тиз генә чыгарып, инъекция ясарга мөмкинлек бирә”.
Мондый контейнерларның беренче партиясе – 100дән артыграк данә алгы сызыкка, көн саен тормышларын куркыныч астына куеп хезмәт итүче штурмовикларга җибәрелде. Аның мөһимлеге бәһасез: сугышчылар авыртуны баса һәм, вакытларын аптечка эченнән дару эзләп уздырмыйча, хәрби бурычларын үтәүне дәвам итә алуларын хәбәр иттеләр дә инде.
Музей – бердәмлек символы
Ярдәм кабул итү пунктында җәелдерелгән музей шәһәр халкында һәм кунакларында аерым кызыксыну уята. Биредә фонд гуманитар ярдәм ташый торган барлык подразделениеләрнең дә диярлек әләмнәре тупланган. Аларның кайберләрендә якташларыбыз – Елка һәм Зомби позывнойлы Россия Геройларының имзалары да куелган. Янәшәдә – трофей экспонатлар: Америка җиһазлары, НАТО гильзалары, Британия ракетасы элементлары...
“Әлеге экспонатлар ярдәмендә яшьләр бүген Россиянең кемгә каршы сугышуын аңлый алалар, – диде Ришат Сафиуллин. – Болар – НАТО блогы, бөтен Көнбатышның хәрби машинасы дияргә мөмкин. Әмма безнең егетләр нык тора, чөнки аларның артында – хакыйкать һәм безнең тылның ярдәме”.
Фонд “йөрәге” җиңү дип тибә
Волонтерлар әйтүенчә, гуманитар ярдәмне җыеп җибәрү – бер үк вакытта стресс та, шатлык та: алар кирәк-яраклар һәркемгә дә җитәрме, җыеп өлгерербезме икән дип кайгыралар, ә йөкнең үз адресатларына барып җитүе раслангач, сөенәләр. Пилотсыз очу аппаратлары, турникет һәм контейнерлардан тыш, фронтка маскировкалау челтәрләре, окоп шәмнәре, медикаментлар, кием-салым һәм азык-төлек тә җибәрелә. Кыскасы, Нурлат волонтерлары тормыш һәм сугыш өчен кирәкле барлык нәрсәне илтә.
“Ярдәмебезнең сугышчылар өчен бик кирәкле булуын белү – безне төннәрен һәм ял көннәрендә дә эшләргә мәҗбүр итүче төп этәргеч көч шул, – дип ассызыклады Ришат Сафиуллин. – Сугышчыларыбыз белән берлектә уртак җиңүгә ирешмичә, без үз эшчәнлегебезне бер көнгә дә туктатмаячакбыз”.
“Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды әгъзалары битараф булмаган нурлатлылардан керүче һәр ярдәм чарасына шат. “Сезнең һәр кертемегез, вакытыгызның һәрбер сәгате, хәтта җылы теләктәшлек сүзләрегез дә – уртак эшкә кушылган өлешегез. Чөнки тыл – шул ук фронт ул. Ирегетләребезнең тормышы безнең бердәмлегебездән тора”, – дип билгеләп үтте волонтерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев