Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Бөек Ватан сугышы каһарманы Сәлим Сәгыйровның якыннары фронтовик турындагы хәтерне кадерләп саклыйлар

Гаилә фотоархивындагы бер фотосурәт Нурлат шәһәренең 1нче мәктәбе укучысы Мәрьям Ибраһимованы эзләнүгә этәргән.

Бер көнне әти белән әни миңа вакытлар узу белән саргайган фотосурәтләр күрсәттеләр. Аларның берсендә күкрәгенә медальләр таккан яшь солдат игътибарымны җәлеп итте. Әниемнең бабасы икән, димәк, минем карт бабам булып чыга. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, аның белән безнең бөтен гаиләбез горурлана. 

…Фотосурәттән миңа түгәрәк йөзле, кыска чәчле матур, яшь егет карап тора. Җиңелчә бөдрә чәчләрен артка таба тараган. Өстенә йолдызлы төймәле һәм погонлы гимнастерка кигән, күкрәгендә – алты медаль һәм Кызыл Йолдыз. Менә сиңа мә! Минем карт бабам Герой икән бит! Фото астына “Берлин, 1950” дип язып куелган. Һәм мин әти-әниемнән аның турында сораштыра башладым. 
Аның исеме – Сәлим Сәгыйрь улы Сәгыйров. 1926 елда Биккол авылында дөньяга килгән. 1943 елның 9 ноябрендә 17 яшьлек егетне Кызыл Армия сафларына алганнар. Буе кыска булганга, пехотага автоматчы булып эләккән. Алты ай буена Суслонгерда аны мылтыктан атарга, атакага йөрергә, кул сугышына өйрәткәннәр. 

Аннан соң карт бабамны 1нче Белоруссия фронтына, 143нче укчылар дивизиясенә җибәргәннәр. Беренче бәрелешне Буг елгасы буенда кичергән. Батырлыгы “Кыюлык өчен” һәм “Сугышчан казанышлар өчен” медальләре белән билгеләп үтелгән. Соңрак Польшаны азат итүдә катнашкан. Варшава өчен барган сугышларда карт бабам контузия алган, аягы яраланган. Госпитальдә яралылар аеруча күп булган, күпләр җиңүне көтеп җиткерә алмыйча вафат булганнар. Ун көннән соң карт бабамны госпитальдән чыгарганнар һәм “Варшаваны азат иткән өчен” медале белән бүләкләгәннәр. Күпсанлы югалтулар, үлемнәр белән тулы фронт тормышы дәвам иткән, көннән-көн Бөек Җиңүне якынайткан юлы аны Берлинга алып килгән. Фашистлар аяусыз каршы торганнар. Кызыл Армия сугышчылары зур авырлык белән йорт арты йорт, урам арты урамны яулаганнар һәм, ниһаять, Берлин карт бабам кебек гап-гади солдатлар кулына төшкән.

Карт бабам полкы икенче линиядә сугышкан һәм алар өчен сугыш Рейхстагтан нибары 600-700 метр ераклыкта төгәлләнгән. Польша территориясендә берничә фашистны әсирлеккә дә төшергән әле ул. Германиянең фашистлар оясы булган Берлинны алган өчен карт бабам “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән. Әлеге бүләкне сугышчыларга бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары, шәп оештыру сәләте һәм гаскәрләребезнең уңышына китергән оста җитәкчелек күнекмәләре өчен биргәннәр, шуңа күрә карт бабам бу орденны аеруча кадерләп саклаган. Офицерларның да барысына да эләкмәгән ул, ә карт бабам сержант званиесендә булган. 
Бабам Германиядә 1950 елга кадәр хезмәт иткән. Туган авылына әйләнеп кайтканнан соң, колхозда эшләгән. Һөнәре буенча укытучы булган карт әбием Закира Насыйбулла кызы Гафурова белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Карт бабам оныкларына сугышчан дуслары турында еш сөйли торган булган, ул аларның барысының да исемнәренә кадәр исендә тоткан. Сөйләргә бик оста булмаса да, оныклары кызыксынып тыңлаганнар аны. 

Карт бабамның Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышы әнә шундый булган, күңелендә аеруча зур эз калдырган ул аның. Сугыш беркемне дә аямаган, өйләренә исән-имин әйләнеп кайтканнарны да ачлык, хәрабәләр һәм ялангачлык каршы алган. Әлеге сугышны оныту мөмкин түгел, ул бөтен дөньяның тарихын үзгәртте, ә бу без бабаларыбыз турындагы хәтерне сакларга һәм алар белән горурланырга тиешбез дигәнне аңлата. Мин дә карт бабам белән горурланам һәм аны һәрчак исемдә тотачакмын! Берлинга барып җиткән Бер көнне әти белән әни миңа вакытлар узу белән саргайган фотосурәтләр күрсәттеләр Районыбыз фронтовикларының гаиләләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгына багышлап бастырылган “Нурлат җире горурлыгы” дигән Хәтер китабы саклана. Аның бер сәхифәсендә фотосурәте гаиләбез фотоальбомында кадерләп сакланучы карт бабам турындагы мәгълүмат та урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев