Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлегендә беренче яртыеллыктагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар
Юл хәрәкәте иминлеге, кагыйдә бозуларны кисәтү һәм балаларның мототехника белән идарә итүләре турында без юл-патруль службасы инспекторы Александр Захаров белән сөйләштек.
– Александр Васильевич, автоинспекторлар яртыеллыкны нинди күрсәткечләр белән тәмамладылар, район юлларындагы аварияләрнең статистикасы ничегрәк?
– Ел башыннан 211 механик юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Кызганычка каршы, аларның берсендә бер кешенең гомере өзелде, тагын 23 нурлатлы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Күп кенә күрсәткечләр буенча саннар, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, югарырак.
– Каршы як полосага чыгу, тизлекне арттыру һәм иминлек каешларын санга сукмау – авыр нәтиҗәләргә китерүче иң тупас кагыйдә бозулар болар. Районыбызда алар еш теркәләме? Штрафлардан тыш, аларга каршы көрәштә тагын нинди чараларны нәтиҗәле дип саныйсыз?
– Әйе, чыннан да, әлеге кагыйдә бозулар иң еш очрый торганнардан. Тизлек режимын сакламау районыбызда күпчелек юлтранспорт һәлакәтләренә китергән төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Биредә штрафлар салу гына коткармый, төп игътибарны профилактика чараларына һәм катгый контрольгә юнәлтәбез. Мисал өчен, күптән түгел үткәрелгән “Каршы як полоса” операциясе барышында гына да юлның каршы ягына чыгуның 13 очрагы ачыкланды, ә “Тоннель” рейды вакытында ике сәгать эчендә куркынычсызлык каешларын каптырмаган 9 йөртүче теркәлде. Камералар да нәтиҗәле корал булып тора: районда 4 стационар комплекс, шулай ук мобиль җайланмалар эшли. Әмма иң беренче чиратта кеше үзе аңлы эш итәргә тиеш. Каешлар белән дә шул ук хәл. Гади генә кагыйдәне үтәү еш кына гомерне саклап калучы бердәнбер сәбәп булып чыга. Без кагыйдә бозуларны ачыклый торабыз, ләкин кешеләр иминлек каешларын шулай тиеш булганга гына түгел, ә аларның үзләре һәм якыннарының гомерен саклап калучы чара булуын аңлап каптырсыннар иде.
– Балалар арасындагы имгәнүләрне профилактикалау – сезнең беренче чираттагы бурычыгыз. Шулай да балигъ булмаганнар катнашындагы, шул исәптән питбайкларда һәм электросамокатларда йөргәндә килеп чыккан юлтранспорт һәлакәтләре теркәлә тора. Бу җәһәттән нинди профилактикалау чаралары үткәрергә ниятлисез?
– Әлеге мәсьәлә аерым борчу тудыра. Бу сезонда яшүсмерләр имгәнү очраклары бар инде: беренчесендә электросамокат йөртүчесе үзе юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булды, икенчесендә автомобильдәге балигъ булмаган пассажир имгәнүләр алды. Без мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында даими рәвештә аңлату эшләре үткәрәбез. Әмма төп профилактика чаралары гаиләдә алып барылырга тиеш. Балага мототранспорт яки башка шәхси мобильлек чаралары сатып алганда атааналар аңа уенчык түгел, ә фаҗигале хәлгә китерергә мөмкин бүләк бирәләр булып чыга бит.
– Ел башыннан районда 29 исерек йөртүче ачыкланган. Бүген әлеге проблемага каршы көрәшү өчен даими рейдлардан тыш тагын нинди чаралар кулланыла?
– Руль артына исерткеч эчемлекләр кулланып утыручыларга каршы көрәш – өстенлекле эш юнәлешләребезнең берсе. Юл-патруль хезмәте экипажлары көчәйтелгән режимда эшли, ял көннәрендә бигрәк тә. Без Телеграмда “Аек бот” эшләтеп җибәрдек. Бу аноним канал, аның аша теләсә кем исерек йөртүче турында хәбәр итә ала. Мәгълүмат безгә шунда ук килеп ирешә. Әмма бот гражданнарның активлыгына бәйле. Һәркемне битараф булмаска, руль артындагы исерекләр турында хәбәр итәргә өндим, бәлки, нәкъ менә сезнең гамәлегез кемнеңдер гомерен саклап калыр.
– Татарстанда “Халык инспекторы” системасы актив эшли. Биредә гражданнар кагыйдә бозуларны теркәп, акчалата бүләк ала алалар. Әмма нурлатлылар әлегә бу системага битараф. Бу нәрсә белән бәйле?
– Бу урынлы сорау. Чыннан да, Казан халкы “Халык инспекторы”н актив куллана, ә нурлатлыларның ни өчендер моңа исләре китми. Бәлки яңа технологияләргә ышанмыйлар яки аның турында белеп бетермиләрдер. Машина йөртүченең үзүзен сәер тотуын яки юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын күрсәгез, моны видеога төшереп җибәрергә мөмкин. Бу реаль ярдәм һәм, әйтергә кирәк, акча эшләү мөмкинлеге дә. Әлеге сервис турында ешрак сөйләп, аңлату эшләре алып барырга һәм аны популярлаштырырга исәплибез.
– Машина йөртүчеләргә һәм ата-аналарга нинди теләкләр җиткерер идегез?
– Йөртүчеләр, машинаның техник торышын контрольдә тотыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәгез, үзара әдәпле булыгыз – шунда гына якыннарыгыз сезне һичшиксез өйдә көтеп җиткерер. Ата-аналар, балаларга питбайклар сатып алмагыз! Алар гомуми кулланылыштагы юллар өчен каралган техника түгел. Әгәр бала руль артына таныклыксыз һәм күнекмәләрсез утыра икән, бу аның гомеренә турыдан-туры куркыныч тудыра. Моның өчен җаваплылык сезнең өстә, иртәгә күз яшьләре түкмәс өчен бүген уйланыгыз.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев