Кәкре Атаудан Минехатыйб Алиев әнисе турындагы хатирәләре белән уртаклашты
Хәзерге чор күзлегеннән караганда Минехатыйб Алиев шактый ишле – 10 балалы гаиләдә туып-үскән.
Бүген, 80 яшенә аяк басканда, күңелендә әнисе Затия Туктаргали кызы турындагы хатирәләре еш яңара аның. Ана назыннан мәхрүм калган ятим балаларны да үз канаты астына алып, барысына да йөрәк җылысы бүләк иткән, туганлык җепләрен кадерләргә өйрәткән ул.
“Телевизордан “Әниемнең җылы кочагы” тапшыруын караган саен күзләрем яшьләнә. Әниебезнең тормыш юлы, безгә биргән үгетнәсыйхәтләре искә төшә, үзвакытында тиешле дәрәҗәдә игелек күрсәтә алмадык, дип ачынам”, – дип сүзен башлады Минехатыйб Гыйззәтуллович.
Ә тыл хезмәтчәне Затия Туктаргали кызының язмышы, чыннан да, гыйбрәтле. 1910 елда Фома авылында дөньяга килә ул. Балачак, яшьлек еллары илебез тарихындагы иң авыр сәхифәләрнең берсенә туры килә. Яшьлек яры белән кавышкан тормышы да уңышсыз булып чыга, япь-яшь кыз аерылырга мәҗбүр була. Туган авылын калдырып, Төрнәс совхозына барып урнаша. Авыр сугыш елларында биредә тормышын яңабаштан башлый. Хезмәт сөючән, тырыш Затия югалып калмый, сыер савучы, пешекче булып эшли, бертуган энесе белән йорт торгызып та керәләр. Ә 1945 елда аны Кәкре Атауда яшәүче Гыйззәтулла Алиевка димлиләр. Бу чорга ул ялгыз тормышның бөтен ачысын-төчесен татыган була, күрәсең, балалары бар дисәләр дә, кияүгә чыгарга ризалаша.
“Әти Бөек Ватан сугышында катнашканда беренче хатыны дөнья куйган була, алты балалары ялгыз кала. Шул сәбәп белән әти әле җиңүгә кадәр үк демобилизацияләнә, – дип сөйләде Минехатыйб Алиев. – Әнине кияүгә төшергәндә, куркып качмасын диптер инде, өч балам бар дип алып кайта. Әни ул көнне бер үк вакытта көлеп тә, елап та искә ала иде: “Килеп кердем – өй тулы бала. Күршеләрнеке алар, безгә уйнарга керәләр шулай, диләр. Инде кич җитте, чыгып китмиләр. Әллә монда куналармы, дип аптырадым. Шуннан соң гына әтиегез: “Рәнҗемә инде, минем алты бала бит”, – диде. Үз-үземә урын таба алмадым, бер китәргә талпындым, бер, балаларны кызганып, калырга теләдем. Шулчак балалар “Әни, китмә!” дип кочаклап алдылар...”
Бу вакытта иң өлкән игезәк кызларга – 17шәр, кече балага 7 яшь була. Затия күңелләре китек балаларны ташлый алмый. Алар да аны үз әниләре кебек якын күрәләр. Гаиләне тагын да тулыландырып, бербер артлы 4 бала якты дөньяга аваз сала.
“Мин 1946 елгы, әнинең үз балалары арасында иң олысы. Яшь чакта җырчы булырга хыяллана идем, 8не бетергәч Алабугага укырга китәргә җыендым. Әти белән әни җибәрмәделәр. Шул рәвешле, төп йортта калдым. Тормыш иптәшем Минҗиһан белән әти-әнине тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озаттык. Әни соңгы сулышына кадәр абый-апаңнарны якын күрегез, авыр сүз әйтмәгез, тату яшәгез дип үгет-нәсыйхәт бирде. Беркайчан да без – балаларны аермады, барыбызга да бер төсле ягымлы, игелекле иде, гаделлекне яратты. Аны искә алуыбыз рухына изге дога булып барсын иде”, – диде Минехатыйб Алиев.
Кызганычка каршы, кайчандыр Затия Алиеваны үз әниләре кебек кабул иткән алты баланың берсе дә бүген исән түгел икән инде, әмма аларның якты истәлеге, әниләренең әманәте Минехатыйб абыйның йөрәгендә һәм нәсел дәвамчыларының хәтерендә яшәвен дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев