Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Кычытканлы авылыннан Алмаз Камалов Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән якташыбызның хәрби юлын өйрәнгән

Күптән түгел “Дуслык” газетасы редакциясенә килгәч, көтелмәгән ачышка юлыктым.

Музей почмагында мин газетаның элеккеге мөхәррире Михаил Тимофеевич Чекалинның фотосурәтен күреп алдым. Аскы өлешенә тыйнак кына “Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән” дип язылган иде. Туган якны өйрәнүче тарихчы буларак, бу миндә кызыксыну уятты. Үзвакытында, Бөек Ватан сугышында катнашкан 249 якташыбызның хәрби биографияләрен барлап, ике елга якын архивларда казынырга туры килгән иде. Бу тәҗрибәмә таянып, мин бер авырлыксыз РФ Саклану министрлыгының Үзәк архивында әлеге бүләкләү кәгазен табып алдым. 

1944 елның 15 декабрендәге бүләкләү кәгазендә Михаил Чекалинның хәрби юлы тасвирланган. Мин аның Дунай елгасын кичкәндә һәм уң як ярда плацдармны киңәйткәндә үзен сәләтле оештыручы итеп күрсәтүе турында укыдым. Ул Дунай аша үз полкының икенче десанты белән чыккан, җитәкчелекне үз кулына алып, мөһим хәрби бурычны үтәгән – елганың уң як ярында дошманнарны юк иткән. Бу бирегә артиллерия, минометларны һәм дивизиянең башка көчләрен чыгарырга мөмкинлек биргән. 

Операция башланганчы ук әле майор Чекалин һәр сугышчыга Дунайны кичүнең мөһимлеген шәхсән аңлатып, шәхси составны әмерне үтәргә әзерләгән. Аның партия активы белән тыгыз эшчәнлеге плацдармны уңышлы яуларга булышкан. 

“Майор Чекалин югары хөкүмәт бүләге – Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә лаеклы” дип язган Кызыл Байраклы 206нчы укчылар полкы командиры майор Диденко. Датасы 1944 елның 15 декабре дип куелган. Аннан соң югарырак җитәкчеләр – полк, дивизия командирлары, сәяси бүлекләр начальникларының күрсәтмәләре урын алган, аларның барысы да Чекалинның Советлар Союзы Герое исеменә, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына лаек булуын билгеләп үткәннәр. 

57нче армия гаскәрләренә 1943 елның 20 сентябрендәге 071/н номерлы Әмер нигезендә ул фронтта немец басып алучыларына каршы көрәштә командованиенең хәрби биремнәрен төгәл үтәве, каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән була. 1945 елгы әмерләр нигезендә ул Кызыл Байрак һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. 

Якташыбыз тормышыннан 

Михаил Тимофеевич Чекалин 1910 елның 1 октябрендә Чистай өязенең (хәзерге Алексеевск районы) Александровка авылында дөньяга килә. Тормышы җиңелләрдән булмый: 1921 елда бер кулакка ялланып, гадәти батрак булып эшли башлый. Осоавиахим район Советы рәисе, ВКП(б) район комитетының икенче секретаре булып хезмәт куя. Михаил Чекалин Көнбатыш, Үзәк, Көньяк-Көнбатыш, Степной, 2нче һәм 3нче Украина фронтларында сугыша. Украина, Польшаны азат итүдә, Венгрия, Австриядә барган сугышларда катнаша. Сугышның бөтен юлларын узып, 1946 елның 3 апрелендә запаска чыга.

Тыныч тормышка әйләнеп кайткач, Михаил Тимофеевич үзен идеологик һәм мәгълүмати эшчәнлеккә багышлый. 1956 елдан 1965 елга кадәр “Коммунизм төзүчесе” район газетасы мөхәррире булып эшли, бу хәзерге “Дуслык” газетасы. “Совет Татарстаны” республика газетасы корреспонденты булып хезмәт куя, җирле типографияне җитәкли. Лаеклы ялга 1977 елда чыга. Алда телгә алын - ган бүләкләреннән тыш, ветеранның күкрәген “Будапештны алган өчен”, “Венаны алган өчен” медальләре, “КПССта 50 ел” билгесе бизи. Легендар мөхәррир һәм фронтовикның гомере 1987 елның 20 сентябрендә өзелә. Аның гомер юлы – алгы сызыкта гына түгел, тыныч тормышта да Ватанга намуслы, фидакарь хезмәт итү үрнәге. Безнең горурланыр кешебез бар.

Михаил Чекалинны бүләкләү кәгазеннән 

Званиесе: майор. 
Вазыйфасы: Кызыл Байраклы 206нчы укчылар полкы командирының сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары (Кызыл Байраклы 99нчы Житомир укчылар дивизиясе, 46нчы армия).
Туган елы: 1910. 
Партиядә булу-булмавы: 1938 елдан ВКП(б) әгъзасы. 
Кызыл Армиягә 1939 елның декабрендә ТАССРның Октябрь районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган. 
Алган яралары: 1941 елның декабрендә – уртача авырлыкта, 1942 елның 16 апрелендә каты яраланган.

Алмаз Камалов, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев