Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Кычытканлы авылыннан хөрмәтле педагог Зәмзәмия Камалова якташлары һәм уллары күңелендә якты эз калдырды

Нурлат районының зур булмаган татар авылларында вакыт аеруча акрын ага.

Биредә авылдашлары күңелендә якты эз калдырган кешеләрнең исемнәрен хәтердә кадерләп саклыйлар. Аларның берсе – Зәмзәмия Баһаветдиновна Камалова. Биниһая киң күңелле, мөлаем хатын-кыз, сәләтле педагог һәм дүрт улы өчен яраткан әни иде ул. Аның гомере фаҗигале рәвештә иртә, 44 яшендә өзелде, әмма аның күңел яктысы үзен белгән кешеләрне әле дә җылыта. 

Авылдашлары Зәмзәмия Баһаветдиновнаны зур җылылык белән искә алалар, тормыштан иртә киткән әниләре турындагы хәсрәт бүгенге көндә исән улларының йөрәкләрен әле дә телә. 

Зәмзәмия Баһаветдиновна 1924 елның 21 гыйнваренда Яңа Әлмәт авылында туа. Аның балачагы катлаулы 30нчы елларга туры килә: шул чорның бөтен авырлыкларын кичергән әтиәнисе белән ул Урта Азиядә гомер кичерә. Туган якларына кайтканнан соң, кыз укуын дәвам итә. 1940 елның сентябрендә Яңа Әлмәт урта мәктәбенең 7нче сыйныфына укырга керә. 1943 елда – 9нчы сыйныфны, 1944 елда Мамык авылында урта мәктәпне тәмамлый. 

Ил укытучыларга ихтыяҗ кичергән сугыш һәм аннан соңгы елларда Зәмзәмия Баһаветдиновна игелекле белгечлек – педагог һөнәрен сайлый. 1944-1945 елларда Казанда педагогия курсларында белем ала. 1945 елның апреленнән инде Яңа Әмзә җидееллык мәктәбендә татар һәм рус телләрен укыта башлый. Бу яшь укытучының беренче һөнәри адымнары була, аның сәләте һәм үз хезмәтенә мәхәббәте шул чорда ук ачык чагыла. 

Бер елдан соң ул Казан дәүләт укытучылар институтына “Рус теле һәм әдәби уку” белгечлеге буенча читтән торып уку бүлегенә керә. Укуын хезмәте белән бергә алып бара: бу вакытта Зәмзәмия Баһаветдиновна Яңа Әмзә урта мәктәбендә эшли. Ә 1948 елның августында тормышында мөһим вакыйга була – ул гомерен Җәүдәт Касыймович Камалов белән бәйли. Алга таба яшь укытучының тормышы иренең эше һәм гаилә хәлләре аркасында бер урыннан икенче урынга күченүләргә бай була. Төрле елларда ул Яңа Әлмәт, Шәрбән, Мамык мәктәпләрендә белем бирә. 1951 елда гаилә Ленинградка, Саперное поселогына күченә, өч елдан соң – Ульян, Саратов, Энгельс... 

Бу чор яшь ана өчен чын сынауга әверелә, әмма ул язмышына язылган һөнәр – белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегенә тугры кала.
Камаловлар туган якларына, Кычытканлы авылына 1955 елның азагында әйләнеп кайталар. Зәмзәмия Баһаветдиновна Яңа Әлмәт урта мәктәбе каршындагы интернатта тәрбияче булып эшли башлый, аннары 10 елдан артыграк Кычытканлы мәктәбендә рус теле укыта. 
Мәктәп Зәмзәмия Баһаветдиновна өчен икенче йортына әверелә. Укучылары һәм коллегалары аны талантлы педагог, таләпчән, әмма игелекле, һәр баланың күңеленә ачкыч ярата белүче кеше итеп хәтерлиләр. Ул белем биреп кенә калмады, үз укучыларында Ватанга, телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тә уятты. Аның дәресләре җанлы, кызыклы, ихлас һәм җылылык белән узды. Аның мөлаем йөзе, нурлы күз карашы, йомшак елмаюы кешеләрне шунда ук үзенә җәлеп итә иде. Әмма эчке сыйфатлары – чиксез киң күңеллелеге, ярдәмгә, һәркемне тыңларга, теләктәшлек күрсәтергә әзер булуы белән аеруча матур иде ул. Ул тавышын күтәрмичә, сүзләр белән түгел, ә бер күз карашы белән аңлата, һәр балага якын килә белде. 

Гаиләсе аның тормышында аеруча үзгә урынны алып торды. Ул дүрт ул тәрбияләп үстерде, алар өчен ана мәхәббәте, кайгыртучанлык һәм рухи көч үрнәге булды. Даими күченүләр, эше һәм көнкүреш авырлыкларына да карамый, ул өйдә җылылык һәм үзара аңлашу мохиты тудыра алды. Уллары әле дә аны чиксез наз һәм әрнү белән искә алалар – аның гомере бик иртә өзелде. 6 0нчы еллар башында Зәмзәмия Баһаветдиновна авырып китте – Казан, Мәскәүдә азканлылыкның авыр формаларыннан дәваланды. Һәм аны җиңүгә иреште, чөнки яхшыга ышанды, оптимизмын югалтмады. Әмма 1968 елның 28 декабрендә ул электр тогы сугудан вафат булды. 

Аның вафатын бөтен Кычытканлы һәм тирә-як авыллар халкы авыр кичерде. Укытучы һәм ана – күпсанлы кешеләрнең тормышын яктырткан изге күңелле кеше арабыздан китте. 

“Зәмзәмия апаны соңгы юлга озатканда көн бик салкын иде... Авыл зур югалту кайгысы кичерде... Шау-шулы, җанлы мәктәп тормышы туктап калгандай булды: без, балалар бик моңсуландык. Азакка кадәр ышана алмадык: ничек инде шулай – әле кичә генә укытучыбыз безнең арада иде, бүген инде юк... Урыны оҗмах түрләреннән булсын”, – ди аның укучысы Гөлсинә Сәйфетдинова. 

Дистәләгән еллар үтте, әмма аның турындагы хәтер сүнмәде. 1996 елның 7 ноябрендә “Нурлы як” якташлыгы карары белән Кычытканлы авылында аның исеме белән аталган “Зәмзәмия” мәдрәсәсе ачылды. Бу аның яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә керткән өлешен лаеклы тану булды. Мәдрәсә берничә ел әле аның эшен дәвам итеп, белем бирде, туган тел һәм традицияләргә мәхәббәт тәрбияләде.
Зәмзәмия Баһаветдиновнаның бүгенге көндә исән булган уллары әниләрен җылылык белән, сагынып искә алалар, аның иске фотосурәтләрен барлыйлар – аларда ул яшь, матур, йөзеннән елмаю балкый. Авылдашлары, элеккеге укучылары һәм аларның балалары әле дә аның дәресләрен, тавышын, киң күңеллелеген хәтерләрендә саклыйлар. Кычытканлы һәм Яңа Әлмәт авылларында әниебез Зәмзәмия Баһаветдиновнаның исемен хөрмәт һәм рәхмәт белән телгә алалар.

Альберт Камалов, Казан шәһәре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев