Нурлат мөслимәләре Казанда экскурсиядә булып кайтты
Эчтәлекле һәм истә калырлык сәфәр Нурлат районы мөхтәсибәте ярдәмендә оештырылды.
Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә, шәһәр һәм авыл мәчетләре каршындагы курсларда дини белем алучы ханымнар республика башкаласының истәлекле һәм тарихи урыннарында булды. Төркемне Нурлат районы мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Әлфия Хәсәнова җитәкләде.
Иске Татар бистәсе тарихы, анда яшәгән мәшһүр шәхесләр турында белү, “Әл-Мәрҗәни” мәчетендә намаз, Коръән уку, Кол Шәриф мәчетендә булу – күңелле сәфәрнең истәлекле мизгелләре. Катнашучылар оештыручыларга рәхмәт белдереп, мондый эчтәлекле экскурсияләрнең дәвамлы булуын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев