Нурлат районында урып-җыю эшләре башланып китте
Быел басуга беренче булып “Нурлат-Агро” хуҗалыгы игенчеләре чыкты.
Хуҗалыкның Төрнәс авылыннан ерак түгел генә, табигатьнең бик матур урынында урнашкан көзге бодай басуыннан башладылар алар эшне. Районда берничә ел элек кенә оешкан хуҗалык бу җирләрдә әле беренче тапкыр гына иген үстерә. Әмма, шулай булуга да карамастан, хуҗаларча караш, технологияләрне вакытында һәм дөрес итеп башкару үзенекен иткән – бодай басуы чип-чиста, игеннәр тигез булып өлгергән, атналар буена яуган яңгырлардан соң җир дә яхшы ук кипшенергә өлгергән. Дымлылык та нормада.
“Вьюга” сортлы бодай чәчкән идек бирегә. Нәкъ менә шул сорт беренче булып өлгерде. Дымлылык 14- 15 процент тәшкил итә. Урыпҗыю эшләрен башлар өчен менә дигән, – ди хуҗалыкның генераль директоры Мирас Нуриҗанов. – Уҗым культураларын 2500 гектардан артыграк мәйданда үстердек быел. “Безенчукская”, “Базис” дигән сортлы бодайларыбыз да бик матур күренә. Ә бу басуда уртача уңыш 40 центнердан да ким булмас дип исәплибез».
Хуҗалык игенчеләре алдына быел 5500ләп гектардан бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алу бурыч итеп куела. Уҗымнардан соң борчак, аннан җитен урагына керешәчәкләр, озак та үтми көнбагышка да чират җитәчәк. Инде бүгеннән көзге чәчүне дә планлаштыралар – элеваторга ашлык ташучы машиналар кире юлда ашлама төйи кайталар. Илдә ягулык-майлау материаллары белән вәзгыять катлаулы торганда, бусы аеруча да мөһим. Әмма хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, урак чорында ягулык белән дә, запас частьләр белән дә тоткарлыклар булырга тиеш түгел, хуҗалык керүче “СИНКО” компаниясендә боларның барысы да алдан кайгыртылган.
Эшне беренче көннән үк оешкан төстә башлап җибәрделәр “Нурлат-Агро”да. Хуҗалыкның 6 “Акрос” бөртек җыю комбайны бердәм булып эшкә кереште, һәркайсының руле артында – җирле механизаторлар. Хуҗалыкка әле яңа гына кайткан комбайнны исә Якушкинодан Кирилл Угамзаровка ышанып тапшырганнар. Җырлап эшләп тора торган кыр корабында көр кәеф белән эшкә керешкән ул. Техниканың уңайлыкларын беренче сәгатьләрдән үк тоярга өлгергән инде – кабинада урамдагы эсселек сизелми дә, барлык күрсәткечләр дә борт компьютеры мониторында чагылыш таба.
“Комбайнчы булып ике ел гына эшлим әле. Моңа кадәр машина йөртүче булып эшләгән идем, узган елда “Нурлат-Агро”га килдем, – ди Кирилл Угамзаров. – Әмма комбайнчы эше белән яхшы таныш мин, әтием дә комбайнчы иде. Шуңа да бу эшне яратып башкарам. Быел исә комбайным яңа булгач, кәеф тагы да көррәк – хәрбиләрчә».
Басуга төшкән көнне үк комбайнчыларның кәефен район башлыгы Дамир Ишкинеев та басуга үзе килеп белеште. Хуҗалыкта беренче сәгатьләрдән эшнең оешкан төстә баруын күреп, ул югары бәя бирде һәм үзенең теләкләрен җиткерде.
“Озакка сузылган яңгырлардан соң ниһаять яхшы һава торышы урнашты. Барлык хуҗалыклар да бу көнне тулы әзерлек белән көтеп алдылар. Үстерелгән уңышны югалтуларсыз һәм кыска вакытта җыеп алырга булсын, комбайнчыларга – югары күрсәткечләр, хуҗалыкларга яхшы керем алуларын телим”, – дип хәерле урак теләде Дамир Азатович.
Район буенча урып-җыю кампаниясе чорында 21 мең гектардан артыграк мәйданнан уңышны җыеп алырга кирәк булачак. Быелгы ягулык кризисы шартларында исә урак, бигрәк тә ваграк фермер хуҗалыклары өчен, җиңелләрдән булмаячак. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Шәрәфетдинов әйтүенчә, әлеге вәзгыять дәүләт контролендә. Мәсәлән, җирләре 400 гектарга кадәр булган фермер хуҗалыклары ягулык-майлау материалларын чикләүләрсез ала алачаклар, эре хуҗалыкларда да проблемалар килеп туарга тиеш түгел. Зур көч куеп үстерелгән икмәкне вакытында җыеп, амбарларга салу – бүген иң мөһим бурыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев