Нурлатлы Айгиз махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән фронтта мөһим бурычларны үти
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлы Айгиз махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән фронтта мөһим бурычларны үти

Аның белән ул күптән түгел Нурлатка кыска вакытлы ялга кайткан вакытта очраштык.


Менә инде 4 елдан артыграк кырыс хәрби кыр шартларында хезмәт итә димәссең дә – күзләреннән җылылык сирпелеп тора, тыйнак кына сөйләшә, сорауларга хәрбиләрчә җитди итеп кыска гына җавап бирә. 

“2019нчы елда вакытлы хезмәткә алындым мин, элем ә гаскәрләрендә ярты ел хезмәт иткәннән соң, контракт төзергә булдым. Чөнки армиядәге дисциплина, тәртип, төгәллек беренче көннәрдән үк күңелемә якын булды. Үземнең мөмкинлекләремне реаль шартларда сынап карыйсым килде, – ди ул. 

2021 елның декабрендә аны бүлекчә командиры – радиостанция начальнигы итеп билгелиләр, ә 2022нең февраленнән ул – махсус хәрби операциядә. Беренче көннән үк Татарин позывное астында хезмәт итә. Тәүге хәрби биремне үтәргә “керүләрен” бүген дә яхшы хәтерли. 

“29 апрель иде бу. Дошман артка таба чигенә башлаган иде инде. Ул чагында аппаратлар КамАЗ базасында. Колонна белән кердек, күктән вертолет та озата барды. Шулчак ата башладылар, бик курыктык... Башта бер – барысы да яхшы булсын иде дигән уй гына булды, – ди сугышчы. – Ә хәзер андый курку юк, бар нәрсәгә дә күнегәсең икән ул. Хәзер, киресенчә, туган якларга кыска вакытлы ялга кайткач та ике атнадан соң ук күңел анда – дуслар, хезмәттәшләр янына тарта башлый”. 

Фронтта хәрби җиһазлар зур тизлек белән камилләшеп тора, гадиерәк техниканы катлаулылары, заманчалары алыштыра. Айгиз дә бүген – “Тигр” бронеавтомобиле базасына урнаштырылган П-230Т аппарат станциясе начальнигы. Донецк юнәлешендә хезмәт итә. 
Элемтәчеләр кулларына корал тотып һөҗүмгә бармый, дошман һөҗүменә дә каршы тормый. Әмма, шулай булуга карамастан, алар фронтта гаҗәеп кирәкле хезмәт б ашкар а лар. Чөнки фронтны, бүгенге алдынгы технологияләр заманында бигрәк тә, элемтәдән башка берничек тә күз алдына китереп булмый. 

“Барысы да элемтәдән башлана. Элемтәдән башка – идарә, идарәдән башка җиңү юк, диләр бит. Һәм бу сүзләрдә тулы хаклык ята, – ди ул. – Безнең аппарат станциясе элемтә кирәк булган теләсә кайсы урынга урнашып, ышанычлы, сакланган һәм сыйфатлы элемтә белән тәэмин итә. Аны дошманнар күзеннән саклау өчен блиндажларга, маскировка астына яшерәбез. Хәрби биремнәрне үтәгәндә 24кә 7 форматында эшлибез, башта һәрчак киеренкелек, бронеавтомобильдә йоклыйбыз, шунда яшибез дип әйтергә була”. 

Махсус хәрби операциядә төп рольләрнең берсен уйнаучы пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләренең уңышында да элемтәчеләрнең һөнәрмәнлеге зур роль уйный. 

“Хәзер пилотсыз очу аппаратлары заманы һәм алар ике якта да көннән-көн камилләшеп тора. Технологияләр узышы бара дип тә әйтергә була. Һәм БПЛА операторларының да осталыгы арта”, – ди сугышчы. 

Нурлатта Айгизне иң якын һәм яраткан кешеләре – әти-әнисе, сөйгән кызы, туганнары түземсезлек белән көтеп тора. Ул исә ни өчен сугышуын һәм гомерен куркыныч астына куюуын яхшы аңлый.

«Барыбыз да җиңүне көтеп яшибез һәм ул һичшиксез безнең якта булачак. Без моның өчен хәлдән килгәннең барын да эшләячәкбез», – ди Айгиз.
 


Нет комментариев