Нурлатлы Анатолий Мясников тимер юлга өч дистә елга якын гомерен багышлаган
Бу якшәмбедә тимер юлчылар үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр.
Анатолий Мясников бу көнне котлауларны коллегалары – тимер юлчылардан гына түгел, юллардагы иминлекләре аның көндәлек хезмәтенә бәйле нурлатлылардан да кабул итеп алачак.
Анатолий Михайловичның һөнәри юлы – кайчандыр тимер юлга килеп, биредә гомерлеккә калган кешенең тарихы ул. Хезмәт биографиясен ул гадәти вазыйфадан – юллар монтеры булып яза башлый. Бүген исә 2нче бригада юл мастерының эш тәҗрибәсе гаять бай. Аның кул астында 17 кеше хезмәт куя, алар 1124нче километрдан 1029нчы километрга кадәрге участок өчен җавап бирәләр. Шпаллар һәм рельсларны алыштыру, карау һәм ремонтлау, кышын – бураннарда һәм суыкларда төнге кизү торулар...
Әмма Анатолий Михайлович үзенең хезмәте турында сөйләгәндә күзләрендә арыганлыкның эзе дә юк, аларда – үз эшен белүче кешенең ышанычлы карашы гына. Гаилә Себердән Ульян өлкәсенә күченергә карар иткәндә ул бала гына була әле. Биредә ул мәктәпне тәмамлый, армиядә хезмәт итә, булачак тормыш иптәше Инганы очрата, әтисе белән әнисе озак еллар хезмәт куйган урман хуҗалыгына эшкә урнаша. Ә 1994 елда язмышы зур борылыш ясый – предприятие ябыла, һәм Анатолий Михайлович тимер юлга эшкә килә. 1998 елда исә дүрт балалары үсеп килгән Мясниковлар гаилә башлыгының яңа эш урыны буенча Нурлатка килеп төпләнәләр. Биредә бишенче балалары дөньяга килә. Шул рәвешле, Татарстан картасындагы шәһәр алар өчен икенче туган йортларына әверелә.
Әмма Анатолий Михайлович – гади мастер гына түгел. Ул исемен зур хәрефләр белән язарлык остаз да. Менә инде берничә ел аның янына производство практикасы үтү өчен студентлар килә, һәм ул аларга үз эшенең серләрен, куркынычсызлык техникасы нигезләрен өйрәтеп кенә калмый, һөнәргә мәхәббәт тә тәрбияли. Без килгән көнне Самара тимер юл колледжының өченче курсында белем алучы Әмир Алиевка инструкция бирә иде ул, егеткә вокзал янындагы участокны гербицидлар белән эшкәртүне ышанып тапшырганнар. Анатолий Михайлович барысын да сабыр гына аңлатты, күрсәтмәләр бирде.
“Анатолий Михайлович – бик игътибарлы һәм җаваплы остаз, аның кул астында өченче ел практика узам инде, киңәше буенча биредә эшкә калырга ниятлим. Барысы өчен дә рәхмәт аңа”, – диде студент.
“Тармакка очраклы гына килеп эләктем, әмма йөрәгем кушуы буенча калдым. Хәзер тормышымны тимер юлдан башка күз алдына да китерә алмыйм. Яшьләрне дә безгә килсеннәр дип үгетлим. Ясалма фәһем тиздән барысын да алыштырачак, диләр. Юк, кешеләр кирәк, бигрәк тә тимер юлларда. Пассажирларның тормышы һәм иминлеге безнең хезмәтебезгә бәйле”, – ди Анатолий Мясников.
Тармак ветераны сәламәтлеге мөмкинлек биргәндә эшен дәвам иттерергә ниятли әле. Әйтүенчә, тимер юл кешене болай гына җибәрми, ул аның һәм тормышының бер өлешенә әверелә. Өстәвенә, тормыш иптәшенең дә теләктәшлеге зур роль уйный. Чөнки Инга Николаевна да зур тимер юлчылар гаиләсеннән. Ул тармакта пешекче булып эшләгән, лаеклы ялга чыкканнан соң да тик кенә утыра алмаган: проводницага укыган, хәзер яңа вазыйфасында беренче командировкасына җыена. Мясниковлар биш балаларының да уңышларына сөенәләр, әби белән бабаларын шатландырып ике оныклары үсеп килә.
Көн арты көн поездлар ышанычлы рельслар буйлап илебезнең бер ноктасыннан икенче ноктасына ашыгалар, ә пассажирлар үз иминлекләре өчен тыныч. Һәм әлеге тынычлыкны Анатолий Мясников кебек хезмәт кешеләренең зур тырышлыгы тәэмин итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев