Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә мемориаль такта ачтылар

Районыбызның легендар җитәкчесе, танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, өч чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә багышланган чаралар аның исемендәге “Ледок” Спорт сарае фасадындагы мемориаль тактаны ачу белән башланып китте.

Объект очраклы гына сайланмаган: районыбызны 1996 елдан 2007 елга кадәр җитәкләгән Фатыйх Сибагатуллин – аңа беренче таш салуда шәхсән катнашкан һәм аны ачкан кеше. Ул вакыйгадан соң дистәләгән еллар узды, әмма аның турындагы хәтер әле дә яши. 

“Мондый кешеләр турындагы хәтерне саклау – безнең уртак бурычыбыз. Аларның эшләре һәм башлангычлары, районыбыз тарихының бер өлешенә әверелеп, яшәүләрен дәвам итә”.

Район башлыгы Дамир Ишкинеевның социаль челтәрдәге сәхифәсендәге әлеге сүзләр Фатыйх Сибагатуллинга багышланган хәтер кичәсенең эчтәлеген тулы күләмдә чагылдыра. Һәм чара легендар җитәкчегә хөрмәт билгесе булып, нурлатлыларның туган җиребез үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кеше турындагы хәтерне ихлас саклауларын раслады. Чөнки аның җитәкчелегендә һәм шәхси контролендә агросәнәгать комплексы ныгытылды һәм заманча технологияләр кертелде. Шуның ярдәмендә район республикада гына түгел, чит төбәкләр арасында да авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге буенча лидерларның берсенә әверелде. Аның җитәкчелегендә Нурлат алга китте – социаль инфраструктураның дистәләгән объекты төзелде һәм реконструкцияләнде, юллар яхшырды, торак төзелеше үсеш алды. Бу көнне башта мемориаль тактаны ачу чарасында, соңрак шәһәр Мәдәният сараенда узган хәтер кичәсендә Фатыйх Сәүбәновичның нәкъ менә әлеге эшләре һәм инициативалары турында сөйләделәр. 

«Мин Фатыйх Сәүбәновичны шәхсән белүем белән бәхетлемен. Ул гаҗәеп шәхес, энциклопедик белемле, зирәк акылга ия кеше иде, – дип билгеләп үтте Дамир Ишкинеев, Фатыйх Сибагатуллинның аграр сектор һәм инфраструктура гына түгел, нефть тармагы буенча да тирән белемнәргә ия булуын ассызыклап. – Мин нефть промыселында начальник булып эшли идем, берсендә икәү бораулау объектлары буенча йөрдек: вышка һәм качалкаларга күтәрелдек, насос станцияләре буйлап үттек. Ул нефть эшен дә тирән үзләштереп, тармакның икътисадын һәм технологияләрен дә белә иде. Ул үзе дә киңкырлы кеше булды, районны да шулай ук – бар яктан үстерде». 

“ТР муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да легендар җитәкче турында җылы истәлекләрен саклый. 

«Фатыйх Сәүбәнович өчен кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшырту һәрчак өстенлекле булды. Без Нурлатны һәм районны 1990 елларда бик яхшы хәтерлибез, ул килгәч биредә масштаблы үзгәрешләр булды. Фатыйх Сәүбәнович үзеннән соң статистик үсеш күрсәткечләре түгел, ә реаль эшләр калдырды», – диде ул. 

Ул елларда хакимият башлыгы урынбасары һәм район Советы аппараты җитәкчесе булып эшләгән муниципаль хезмәт ветераны Флюра Ногманова Фатыйх Сибагатуллинның таләпчән җитәкче булу белән бергә, башка якларын да ачты. Ул Фатыйх Сәүбәновичның тантаналы рәвештә хөрмәтләнүче кешеләргә чәчәк бәйләмнәре бүләк итү традициясенә нигез салуы турында сөйләде. 

“Берсендә районыбызга Канададан эре эшмәкәр килде. Фатыйх Сәүбәновичның эше бар иде, шуңа күрә кунак аны минем кабинетымда көтеп утырды һәм үз күзәтүләре белән уртаклашты. “Районыгыз икътисади яктан бик алга киткән”, – диде. Ул вакытта Фатыйх Сәүбәнович нибары 2-3 ел гына эшли иде әле. “Бу хакта каян белдегез?” – дип сорадым. Ачыкланганча, килгәндә шәһәрдә эшләүче 16 төзелеш кранын санаган икән. Фатыйх Сәүбәнович бар нәрсәгә – мәгариф, мәдәният, спорт һәм, иң мөһиме, хезмәт кешеләренә игътибар бирә иде. Ул моңа кадәр вакытында бирелми торган пенсияләр мәсьәләсен дә хәл итте. Җаваплылыкны һәрчак үз өстенә ала иде. Без нәрсәне дә булса башкармасак, “Бу минем җитешсезлек. Димәк, мин эшләп бетермәгәнмен”, – дип әйтә иде. Шундый җаваплы һәм үз сүзендә тора торган кеше булды”. 

Флюра Рәшитовна аның тормыш иптәше Рәдифә Габдулловнаның балалары белән бергәләп легендар шәхеснең исемен мәңгеләштерү буенча зур эш алып баруларын билгеләп үтте. 

Агросәнәгать комплексы ветераны Харис Камалиев та үз хатирәләре белән уртаклашты, ул сәхнәдән дога укыды. Бу көнне сәхнәгә чыккан һәркем Фатыйх Сибагатуллинның якты истәлеген саклый. Аның гаилә әгъзалары нурлатлыларга хәтер сагында торулары өчен рәхмәт белдерделәр. 

“Районда үз тарихларына хөрмәт белән карыйлар, аның үсешенә зур өлеш кертүче һәм традицияләрне дәвам иттерүче кешеләрне олылыйлар. “Ледок” Спорт сараеның уңышлы эшләвен һәм үсеш алуын, ә нурлатлыларга нык сәламәтлек, энергия һәм яңа казанышларга ирешүләрен телим”, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Фатыйх Сәүбәновичның улы Рәшит Сибагатуллин истәлек тактасын ачу чарасында.

Ул әлеге спорт учреждениесенә акчалата сертификат тапшырды.

Рәдифә Габдулловна да Мәдәният сарае сәхнәсеннән ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде. 

“Бүген гаиләбез өчен генә түгел, бөтен Нурлат районы өчен мөһим вакыйга. Истәлек тактасы ачу – Фатыйх Сәүбәновичның хезмәтенә ихтирам билгесе ул. Безнең өчен бу зур горурлык. Ул һәрчак Нурлат – иң яратып эшләгән төбәгем булды, ди торган иде”, – диде ул. 

Нурлатлыларның хатирәләре концерт номерлары белән үрелеп барды, алар кичәгә үзгә ямь өстәде. Мәдәният сарае фойесында исә легендар шәхеснең тормыш юлын, эшләрен һәм идеяләрен чагылдырган фотокүргәзмә җәелдерелгән иде. Биредә тагын бер кат Фатыйх Сибагатуллинның фидакарь хезмәте атмосферасына күмелергә, аның тормыш сабакларын искә төшерергә мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев