Нурлатта Гаилә аллеясе утырттылар
Күптән түгел Нурлатның Үзәк паркы балалар, әти-әниләр һәм әби-бабайларның шат авазларына күмелде, биредә алар бергәләшеп Гаилә аллеясенә нигез салдылар
Нурлатта күптән түгел генә ачылган Яшь гаилә клубының актив әгъзалары булган Козловлар өчен бу көн үзенчәлекле булды. Аллея утыртуга алар тулы составта килгән иделәр. Павел Викторович чокыр казыган арада тормыш иптәше Татьяна Анатольевна һәм балалары Илья белән Антонина утырту өчен яшь агачны әзерләделәр. Агачны утыртканнан соң барысы бергәләшеп мул итеп суын сиптеләр.
“Утырту өчен без миндаль агачын сайладык. Язларын ул матур итеп чәчәк атачак, паркка ямь биреп, кешеләрне сөендереп үсәчәк. Без хәзер бөтен гаиләбез белән паркка килеп, аны караптәрбияләп торачакбыз. Бу урын гаиләбезне тагы да берләштереп тора торган урынга әвереләчәк”, – дип уртаклаштылар Козловлар.
Гаилә аллеясен утыртуга исә яшьләр өчен тугрылык һәм ныклык үрнәге булган, озак еллар тату гомер кичерүче “стажлы” гаиләләр дә кушылды. Алар арасында Төрнәстән Геннадий һәм Надежда Марининнар да бар иде. Алар быел үзләренең 60 еллык бриллиант туйларын билгеләп үткәннәр һәм хәзергәчә бер-берләренә карата җылы мәхәббәт һәм тирән ихтирам хисләрен саклап яшиләр.
“Яратышып өйләнештек, шуңа килешеп яшибез дә, – дип тату гаилә серен уртаклашты Геннадий Александрович.
Үзәк паркта яңа Гаилә аллеясе исә “Нурлат йолдызлыгы” коммерциячел булмаган автоном оешмасы Татарстан Республикасы Рәисе гранты кысаларында тормышка ашыручы “Гаилә учагы” проекты ярдәмендә барлыкка килде һәм әнә шулай төрле буын гаиләләрне берләштерде. Аның шәһәр халкының яраткан “Гашыйклар аллеясе” янәшәсендә урнашуы символик мәгънәгә ия булды.
Гаилә аллеясен ачу тантанасында район башлыгы Дамир Ишкинеев тормыш иптәше Лилия Наиловна белән бергәләшеп катнашты һәм алар да биредә гаилә агачларын утырттылар. Агач төбенә “вакыт капсуласы” салып калдыру исә чараның иң дулкынландыргыч мизгелләреннән берсе булды. “Нурлат йолдызлыгы” оешмасы җитәкчесе Резеда Гиняева киләчәк буыннарга мөрәҗәгатьне укып, аллеянең нурлатлылар өчен бердәмлек һәм буыннардан килгән мирасны саклау урыны булачагына ышанычын белдерде. Парктагы яңа яшел зонаны булдыруда исә шәһәрлеләр бердәм булып катнаштылар.
Агач утыртуга ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, волонтерлар, 2нче мәктәп укучылары, “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” проекты активистлары актив кушылды. Оештыручылар “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУсы территориаль идарәсе, “ТКХ” идарәче компаниясе һәм дизайнер Елена Мингалимованың ярдәмен дә рәхмәт белән билгеләп үттеләр.
Гаилә аллеясен утыртуда катнашучылар парктан күтәренке кәеф белән таралыштылар. Алар утырткан яшь агачларның кайсылары инде чәчәккә дә бөреләнгән. Берничә елдан аллея паркның чын бизәгенә һәм нурлатлыларның яратып ял итә торган почмагына әвереләчәк. Һәм, әлбәттә инде, нурлатлыларга гаилә һәм туган йорт җылысы тормышта иң кадерле нәрсәләр булуын искәртеп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев