Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта ике сугыш ветераны яши

Нурлатта 81нче Җиңү язын Бөек Ватан сугышы афәтләрен кичкән ике ветеран – Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин һәм Антонина Андреевна Агапова каршы ала

Олпат яшьләрендә дә көр күңелле, тормыш сөючәнлекләрен югалтмыйлар әле безнең ветераннар, бүген дә яшь буын өчен Ватанга чиксез тугрылык һәм намуслылык үрнәге булып торалар. 

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә “Ветеранга кунакка” Бөтенроссия акциясе кысаларында хөрмәтле ветераннарны район җитәкчелеге, хәрби комиссариат һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре өйләренә килеп котлады. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Дамир Ишкинеев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, “Бердәм Россия” партиясе һәм башкалардан тапшырылган котлау открыткалары, бүләкләр Каим Сәмигуллович һәм Антонина Андреевнаның сугышчан һәм хезмәт казанышлары өчен тирән рәхмәт һәм ихтирам билгесе булды. 

Дамир Ишкинеев ветераннарны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, аларның тере тарих һәм барлык буын нурлатлылар өчен төп батырлык үрнәге булуларын билгеләп үтте. 

“Сезгә ныклы сәламәтлек, көр кәеф һәм якыннарыгыз кайгыртуында яшәвегезне телим, – дип изге теләкләрен җиткерде ул. 

Чулпан авылында яшәүче Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин агымдагы елның гыйнвар аенда үзенең 101 яшьлеген билгеләп үтте. Бер гасыр чиген узуына да карамастан, ветеран актив тормыш белән яши: мәчеткә йөри, биш вакыт намаз укый, район һәм дөнья яңалыклары белән кызыксынып тора, хәтер чараларында катнаша. Бүген зур һәм тату гаилә башлыгы ул, тормыш иптәше белән алты балага гомер биргәннәр, аларның нәселен сигез оныклары, егерме өч оныкчыклары, бер оныкларының оныгы дәвам иттерә. 

Каим Сәмигулла улының бөтен тормышы туган авылы белән бәйләнгән. Ул 1925 елның 3нче гыйнваренда Чулпан авылында дөньяга килгән. 1940 елда БерлекМихайловка җидееллык мәктәбен тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген “Кызыл Чулпан” (соңрак “Победа”) колхозында ат караучы булып башлаган. 1943 елның гыйнваренда 18 яше тулган егетне армиягә чакыралар. Юдино станциясендә минометчылар полкы 6нчы уку бригадасының кече комсоставы мәктәбендә өйрәнүләр узып, сержант званиесе ала. Атаклы ОрловКурск дугасы бәрелешләрендә катнаша, аннан соң Брянск фронты 242нче полкының Карачево укчылар дивизиясе составында сугыша. Сентябрьдә Брянск өчен барган сугышларда каты яралана, госпитальдә аның аягын кисәргә мәҗбүр булалар. 1944 елда туган ягына әйләнеп кайта, озак еллар бухгалтер булып фидакарь хезмәт куя. Бөек Җиңү көнен аерым дулкынлану белән каршы алуына быел 81 ел булачак инде. 

“9 Май минем өчен бер үк вакытта шатлыклы да, кайгылы да көн. Җиңү парадында катнашкан вакытта бер сафта фронт юлларын узганда һәлак булган иптәшләрем исемә төшә, аларның ачы язмышын уйлап йөрәгем кысыла. Үземнең дә 1920 елгы абыем сугышта һәлак булды, бүгенге көндә аның соңгы тамчы каны кая тамганын да белмибез. Фотосурәтенә караган саен балачак елларыбыз, аның тракторда эшләгән вакытлары хәтеремдә яңара. Сугышка киткәндә Нурлатка кадәр үзем озата барган идем... – дип истәлекләрен барлады Каим Сәмигуллович. – Яшьләр Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларны онытмасыннар иде”. 

Быел 99 яшен тутырачак мөлаем йөзле Антонина Андреевна Агапова кунакларны аерым җылылык һәм рәхмәт белән каршы алды. Үзенә күрсәткән игътибар күңел кылларын тибрәткән иде аның. 

“Һәркемне якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Исәнлектә һәм тынычлыкта яшәргә язсын”, – дип теләкләрен белдерде ул.

Антонина Андреевна инде торып йөри алмаса да, күңел көрлеге белән һәркемгә үрнәк әле. Оныгы Наталья Ильичева кайгыртуын тоеп, Нурлатта гомер кичерә ул. Тормыш иптәше белән биш балага гомер биргәннәр, бүген ике оныгы һәм ике оныкчыгы – ветеранның шатлык чыганагы. Ул 1927 елның 8 августында Куйбышев өлкәсенең Кошки районы Кутузовка авылында туган. Андреевка авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаган. 1944 елда хәрби хезмәткә чакырылганчы Нурлат станциясенең товар конторасында эшләгән, шуңа күрә фронтта да тимер юлга үлчәүче итеп билгеләнгән. 1945 елның октябренә кадәр Германиядә төяү белән бәйле авыр хезмәтләр башкарган, фронт ихтыяҗларын тәэмин итеп, илебезне торгызуга зур өлеш керткән. Тыныч тормышка кайткач та, үз һөнәренә тугры калган: 40 елдан артыграк Нурлат тимер юл станциясендә эшләп, күпсанлы мактаулы исемнәргә лаек булган. Каим Сәмигуллович һәм Антонина Андреевнаның тормыш юлы – бүген дә һәркем өчен какшамас рух һәм батырлык мәктәбе ул.

Рәхмәт сезгә, ветераннар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев