Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан Габдулхак Вәлиуллин үзенең хаҗ сәфәре кылып кайтуын Аллаһы Тәгаләнең могҗизалы бүләгенә тиңли

Ислам диненә хөрмәте кече яшьтән үк, гаиләсендә тәрбияләнә аның.

Ике бабасы да үзвакытында мулла вазыйфасын башкарганнар, берсе районда болганчык заманнарда өч мәчетнең берсен саклап калган укымышлы хәзрәт булган. 

“Әле мәктәпкә кергәнче үк Рамазан аенда әни белән бергә сәхәргә тора, догалар укый идем инде”, – дип хатирәләрен уртаклашты ул. 

Шул рәвешле, якыннарының үгет-нәсыйхәтләре, шәхси үрнәкләре белән кече яшеннән үк динне олыларга, гыйбадәтләрне үтәргә өйрәнә. Дүрт ел элек, лаеклы ялга чыккач исә, аларны бөтен шартына туры китереп башкару мөмкинлеге тагын да арта. Күңелендә ислам диненең бишенче баганасы булган хаҗ кылу уе да була, тик мәсьәләнең матди ягы гына аны тормышка ашыруны кичектерә килә. 
“Ниятләү бик мөһим икән, – дип уртаклашты Габдулхак Фәхрисламович. – Хаҗ сәфәре кылу ниятем тууга ук, Аллаһы Тәгалә мөмкинлек бирде: бер механик дустым шалтыратып, казанлыларга прораб таләп ителүен әйтте, эшкә чакырды. Шул рәвешле, 6-7 ай эчендә хаҗга барырлык акча эшләдем”. 

21 көнлек изге сәфәр вакыйгаларга бай булып чыга. Габдулхак Вәлиуллин Пенза мөселманнары төркеменә эләгә, ә аларның маршруты Дубай аша оештырыла, шул рәвешле, ислам дөньясының күренекле тарихи объектлары белән дә танышу бәхете елмая аңа. Ә инде Согуд Гарәбстанына аяк баскач, дулкынландыргыч хис-тойгыларына чикчама булмый. 

“Барып төшкәч тә, күзләрем яшьләнде: кайда гына булсам да, биредә кайчандыр пәйгамбәрләр гыйбадәт кылган, аяк атлап йөргән бит дигән уйлар тынгылык бирмәде, үземнең дә шул изге урыннардан үтүемнән күңелем тулды”, – дип сөйләде хаҗи. 

Кәгъбәтулла тирәсендә тәваф кылу, Мәккәнең дөньядагы иң зур “ӘлХәрам”, Мәдинәдәге Пәйгамбәр һәм башка мәчетләрендә намаз уку, рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның сәхабәләре җирләнгән урыннарны зиярәт кылу, Сафа һәм Мәрва калкулыкларында, Гарәфә тавында, Мөздәлифә, Мина үзәнлекләрендә һәм башка истәлекле урыннарда хаҗ гыйбадәтләре кылу – боларның барысы да онытылмаслык эз калдыра. Габдулхак Фәхрисламовичка күңел түрендә йөрткән тагын бер ниятен тормышка ашыру насыйп була – әнисе өчен дә хаҗ кыла ул. 

“Мәккә җирлегеннән чыгып, кире ихрам киеменә киенеп кердем һәм әни өчен Кәгъбәтулла тирәсендә тәваф кылдым, – дип сөйләде ул. – Шул ук көнне апам төш күргән: ак шәл ябынган әниебез ап-ак болытка утырып, кыйблага таба йөзеп киткән. Әни бик диндар иде, аның алдындагы бурычны үти алуыма сөендем”. 

Габдулхак Вәлиуллинны Согуд Гарәбстанында җирле халыкның хаҗиларга булган хөрмәте исә аеруча гаҗәпкә калдырган. 

“Мәчеттән чыкканда каһвә һәм кабартмалар өләшәләр, көннең эссе чагында, ә анда 44 градуска кадәр җитә, су сиптереп торалар, – диде ул. – Анда баргач, динебезнең көчлелегенә, мөселманнарның бердәмлегенә тагын бер кат инандым. Индонезия, Эфиопия, Хорватия, Югославия һәм башка бик күп илләрдән килгән шулкадәр кеше бердәм булып гыйбадәт кыла, искиткеч. Башта Кәгъбәтулла тирәсеннән әйләнгәндә тапталыш юкмы икән дип уйлаган идем. Юк, беркем дә бәрелми, кешеләр итагатьле, бер-берләренә ияреп баралар, чөнки берсенең дә изге җирләрдә тискәре эмоция калдырасы килми. Аз гына тиеп китсәләр дә, кочаклап диярлек алалар, гафу үтенәләр”. 

Габдулхак Вәлиуллин хаҗ сәфәреннән илаһи энергия, көч алып кайта. Хәзер тормыш иптәше Фәнүзә Салихҗановна белән кече хаҗ кылып, изге җирләрне аңа да күрсәтергә исәбе. Ә менә хаҗга җыенган кешеләргә аның үз киңәшләре. 

“Хаҗ сәфәренә җыенучылар аңа җиңелчә генә карамасыннар, догаларны, гыйбадәт кылу кагыйдәләрен тирәнтен үзләштереп, зур әзерлек белән барсыннар иде, – диде ул. – Хаҗдан яңа туган бала кебек кайтасың, диләр. Әмма хаҗга бардым да, бөтен гөнаһларым юылды дип әйтеп булмый. Аннан кайткач та мөэминмөселманнар үзләрен хаҗи итеп тотсыннар, күңелләре һәм гамәлләре бары тик изгелектә генә булсын иде”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев