Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Сәләнгеш мәктәбендә 1945 елгы аттестат саклана

Сәләнгеш мәктәбе музее – авылның хәтер сандыгы дияргә тулы нигез бар: ул аның бай тарихын саклап, буыннар арасында күпер булып хезмәт итә.


Музей экспонатлары мәгариф учреждениесенең ике бүлмәсен били. Берсе совет чорына багышланган булса, икенчесен тематикасы буенча “Рус йорты” дип атаганнар, биредә ата-бабаларның борынгы көнкүрешен чагылдырган ядкәрләр саклана. 

“Авылыбызның тарихы аеруча кызыклы. Үзвакытында бирегә сөргенгә сөрелгән кешеләрне җибәрә торган булганнар, алар пыяла савытлар һәм кирпеч заводларында эшләгән. Хезмәтләре бик авыр, үзләренә мөнәсәбәт кырыс булган, күбесе тиф белән авырып, вафат була башлаган. Чарасыз калган каторжниклар Казан тракты аша Екатерина II узасын ишеткәч, ярдәм сорап аңа каршы чыкканнар. Патшабикә шуннан соң барысын да азат итәргә дигән указ чыгарган”, – дип сөйләде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Любовь Першина. 

Биредә беренче мәктәп тә 100 елдан артыграк элек, XIX гасырның 90нчы елларында чиркәү каршында ачылган булган. Хәзерге мәктәпнең бинасы 1993 елда төзелгән, коллектив музейга беренче экспонатларны шул чордан җыя башлаган. Бүген музей Бөтенроссия статусына ия. 

“Халык безнең бик тату, гозеребезгә каршы килмәделәр, кемдә нәрсә бар, бик теләп бүлештеләр. Үзебез дә йорттан йортка йөреп, авылыбыз өлкәннәренең хатирәләре буенча күпсанлы тарихи фактлар турында белдек, – дип уртаклашты Любовь Сергеевна. 

Музей эчке бизәлеше ягыннан таңга калдырырлык, аның бусагасын атлап кергәч, чыннан да, элеккеге рус йортына килеп эләккәндәй буласың. Биредә экспонатлар, ә аларның саны 200гә якын, зоналап бүленгән. Менә карават янына эленгән келәм-картинаны 1936 елгы мәрхүм авылдашлары, җирле рәссам Михаил Маринин ясаган булган. Элеккеге йола буенча кәгазьдән бизәкләп киселгән һәм Пасха кебек зур бәйрәмнәр уңаеннан тәрәзәләргә эленә торган “челтәр” дә сандыкта озак еллар саклангач, музейга күчкән. Ә кулдан ясалган күпфункцияле зур туку станогы әле дә төзек, утыр да эшлә генә, укучыларга әби-бабаларының элеккеге көнкүрешен күзаллау өчен бик шәп күрсәтмә әсбап ул. 

Чабаталар, бишек, чуен чүлмәкләр, күмер үтүге, чигелгән тастымаллар, агач кисмәк, көянтә-чиләкләр, рус миче... Һәр экспонат – тарих чагылышы. Совет чорына багышланган музей залы да экспонатларның төрлелеге һәм байлыгы белән аерылып тора, аларның саны 360лап. Мәктәп тарихын үз эченә алган өлеше аеруча истәлекле, биредә, мәсәлән, 1945 елгы аттестат, “Гаилә һәм мәктәп” журналының 1949 елда басылган санына кадәр бар. Быргы, кызыл галстук һәм барабан кебек пионерия атрибутлары, белем бирү учреждениесенең иң яхшы физик тәрбия укытучыларының альбомы, район һәм республика күләмендәге ярышларда яуланган күпсанлы грамоталар, чыгарылышларның күмәк фотолары – боларның барысы да мәктәпнең данлы үткәне шаһитлары. Сәләнгеш авылы тарихына кагылышлы экспонатлар да күп биредә. Менә радио аппараты, элегрәк бу җайланма колхоз идарәсендә урнашкан булган, һәм иртән бригадир аның аша авыл халкына көне буена эшкә йөкләмәләр биргән. Грампластинка, басу машинкасы да хәзерге буын укучылар өчен ят әйберләр инде. 

“Без авылыбыз тарихын киләчәк буыннар өчен сакларга бурычлы. Бу җәһәттән мәктәп музее аеруча мөһим вазыйфа башкара, ул балалар тамырларыбызны, авыл халкын, сугыш ветераннарын белеп үссеннәр һәм алар үрнәгендә ватанпәрвәрлек тәрбиясе алсыннар өчен кирәк. Буыннар бәйләнеше өзелергә тиеш түгел”, – дип белдерде Любовь Першина. 

Сәләнгеш мәктәбе музее – ул гади генә күргәзмә урыны түгел, ә үткәнне олылап, киләчәккә өмет белән карарга өйрәтүче җанлы тарих дәреслеге. Авылның тарихи тамырларын саклаучы әлеге изге урын бүген дә үзенең кыйммәтен югалтмый, ә биредә тупланган рухи хәзинә еллар узган саен баеп һәм яңарып кына бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев