Сәләнгештә яшәүче Галина Тришина кул эшләре белән мавыга
Ыргак белән үреп бәйләнгән йомшак уенчыклар, кәгазь кисәкләреннән төреп ясалган аккошлар, сәйләннән, яисә гадәти пластик шешәләрдән чәчәкләргә әверелгән композицияләр булсынмы, аның һәр эше нәфислеге һәм кабатланмас матурлыгы белән игътибарны җәлеп итә.
Кул эшләре белән ул 10 ел элек, лаеклы ялга чыккач мавыгып киткән.
“Эшкә барырга кирәкми, нәрсә белән шөгыльләнермен икән дип уйга баттым, – дип сөйләде Галина Ивановна. – Берсендә Интернетта бәйләгән уенчыкларга юлыктым. Моңа кадәр ыргакны кулыма да тотып караганым юк иде. Кызыксынып, бәйләү техникасын үзләштерә башладым. Хәзер бит видеодәресләр бар, бөтен нәрсәне күрсәтәләр, өйрәтәләр. Оныкларым ул вакытта кечкенәләр иде әле, аларга бер тартма уенчыклар – төрле әкият геройлары, җәнлекләр, курчаклар бәйләдем. Бу шөгыль шулкадәр мавыктыргыч булып чыкты, бәйләү процессында яңаданяңа идеяләр туа, чираттагы эшемне тизрәк тәмамлап, яңасына тотынасы килә... Акрынлап башка эшләнмәләр дә ясый башладым”.
Иҗади сәләте бала чагында ук ачыла аның – рәсем ясарга бик хирыс була. Мәктәптә, соңрак Буа ветеринария техникумында укыганда стенгазеталар чыгара, рәсем бәйгеләрендә катнашса да, җиңү яуламыйча калмый.
Әмма Аксумла кызына, олы тормыш юлына баскач, күңеленә якын шөгылен онытып торырга туры килә. Ветеринария фельдшеры һөнәре алып, укуын тәмамлаганнан соң, 1983 елда Галина Ивановнаны юллама белән Сәләнгешкә эшкә җибәрәләр. Ул вакытта колхозларның гөрләп эшләп торган чоры әле, терлекләр күп, аңа үз белгечлеге буенча гына түгел, осеменатор, хәтта сыер савучы булып та эшләргә туры килә. Шул рәвешле, җирле хуҗалыкта гомере буе хезмәт куя ул. Гомерлек ярын да биредә очрата: авыл егете Александр Иванович белән йөрәкләрен бәйлиләр. Өч ул тәрбияләп үстерәләр, әбиләре бәйләгән уенчыклар белән уйнап үскән өч оныклары да буй җитеп килә инде бүген. Ә Галина Ивановна аларны һәм тирә-юньдәгеләрен яңадан-яңа үзенчәлекле кул эшләре белән гаҗәпкә калдыра.
“Матурлык тудырырга яратам, алар миңа шатлык бүләк итә, һәм хезмәт җимешләрем белән башкаларны да сөендерергә телим”, – дип уртаклашты ул.
Аның иҗади фантазиясе исә бик бай, хәер, әйтүенчә, кул эшләре үзләре үк илһам чыганагы булып торалар икән. Быел кышын, мисал өчен, пластик шешәләрдән чәчәкләр ясау белән мавыгып киткән. Алардан да күз явын алырлык тулы бер коллекция җыелган инде.
“Берничә буш шешә бар иде, өске өлешләрен кисеп, ромашка чәчәкләре ясап карарга булдым. Каядыр күргән идем. Бик матур килеп чыкты. Ә аскы өлешен нишләтергә, дим? Яфраклар кистем, төсе туры килмәгәнгә, яшел буяу сатып алдым. Шул рәвешле, үзем дә көтмәгәндә кул астындагы гадәти материаллардан шундый гүзәллек туды”, – дип сөйләде Галина Тришина.
Әле менә махсус җәйге челләдә кояштан сакланырга дип берничә төрле панамка да бәйләп куйган.
“Күрдем дә, әгәр хәлемнән килә икән, нигә соң әле бәйләмәскә дип уйлап куйдым һәм шунда ук ниятемне тормышка да ашырдым”, – ди ул елмаеп.
Һәм һәрвакыт шундый ул. Бар эшен дә елмаеп һәм бөтен күңелен биреп башкара. Эшләнмәләренең төрләре һәм саны да арта бара, җәйге бакча һәм йорт мәшәкатьләре кимегәч, яраткан шөгыленә тагын да күбрәк вакытын багышлар һәм яңа иҗат җимешләре белән сөендерер әле ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев