Заречныйдан Азат һәм Айрат Мөкадисовлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларында ике дистәләп мөгезле эре терлек асрыйлар
Оренбургта дөньяга килсәләр дә, ир туганнарның бөтен тормышы Заречный поселогы белән бәйләнгән, бирегә алар ике яшьлек чакларында әбиләре янына күченеп кайтканнар.
Һәр йортта сыер асрала торган вакытлар була ул, Азат белән Айрат та кечкенәдән өлкәннәрнең кул арасына кереп, хезмәт тәмен белеп үсәләр. Һәм менә 15 еллап инде мөгезле эре терлекләрне күпләп асрыйлар: бүгенге көндә хуҗалыкларында 10 баш сыер, 5 баш тана, бозаулары бар. Моннан тыш, сарыклар, кош-корт та тоталар.
«Терлекләрнең санын акрынлап арттыра башладык. Берничә ел элек дәүләт программасы кысаларында 8 башка мини-ферма төзеп чыккан идек, – дип сөйләде Азат Рәшидович. – Башлыча, савым сыерлар асрыйбыз, бозауларны бераз симертеп сату өчен тотабыз».
Азыкны җәен, күпләп әзерләп калдыралар. Тирә-як болыннардагы печәнне чаптырырга авыл җирлеге башкарма комитеты трактор белән ярдәм итә икән. Гомумән, авыл җирлеге башлыгы Людмила Еливановадан һәрьяклы теләктәшлек тоялар, ул аларның эшчәнлеген хуплап кына тора. Әле менә савым аппаратлары ватылгач, районнан яңасын сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидиягә сертификат та тапшырганнар үзләренә. Шуңа бик рәхмәтле Мөкадисовлар. Ә азык әзерләү мәсьәләсенә җитди якын киләләр.
«Төргәкләнгән печән дә сатып алабыз, нигездә, өстәмә рәвештә тагын 150ләп барабан печән әзерлибез, һәркайсында 250шәр килограмм аның. Моннан тыш, Алексеевскидан көрпә кайтарабыз, атна саен 100әр капчык алган чакларыбыз да була. Аны терлекләргә салам белән бутап ашатабыз. Тагын арпа да бирәбез, кышы буена 10 тонналап китә торгандыр. Сөт-каймагыбыз шуңа тәмле дә безнең», – дип дәвам итте Азат Мөкадисов, әлеге продукциягә авылдашлары арасында сорау булуын билгеләп.
Игезәкләрнең яшелчә бакчалары да шактый зур, биредә алар сыерларга дип күпләп кабак үстерәләр, әйтүләренчә, ел саен 3-4 арба уңыш чыга икән. Түтәлләрне сугару белән дә моңа кадәр проблемалары булмаган, бакчалары Кәкре күлгә тоташып диярлек торганга, генератор ярдәмендә ясалма сугару җайлаган булганнар, әмма, кызганычка каршы, җайланмаларын билгесез затлар урлап киткән. Бар яктан урманнар белән әйләндереп алынган авылда кыргый җәнлекләр дә зыян салгалый. Әле менә дистәгә якын тавыкны төлке буып киткәч, биләмәләрен тимер чыбыклы рәшәткә белән әйләндереп алырга туры килгән. Әмма хуҗаларны барыннан да бигрәк тир түгеп башкарган хезмәтләренең арзан бәяләнүе борчый.
«Сөтнең бер литры 25 сумга кадәр төште, шулкадәр сыер асрауның бер файдасы да юк хәзер. Өстәвенә, сыерларыбызның күпчелеге буаз, 3сен генә савабыз, – диде Азат Рәшидович. – Җәй көне шулай кәефебез төшеп ала, кышын исә, сөткә бәяләр күтәрелә башлагач, баш санын тагын да арттырасы, хуҗалыкны киңәйтәсе килә башлый. Кышын 150 литрга кадәр сөт тапшырабыз».
Ир-атларның уңганлыгы һәм тырышлыгы авыл халкының да күз алдында. Менә күршеләре Галия Кишкинтаева да аларга ярдәм итү теләге белән яна.
«Мин Яр Чаллыга күченеп китәргә җыенам, һәм үземчә әгәр берәр эшлекле кеше минем йортымны сатып алып, биредә сыр цехы ачып җибәрсә, үзара хезмәттәшлек өчен ничек уңышлы булыр иде, дип уйлыйм. Азат та, Айрат та эш сөючәннәр, хезмәтләре бушка китмәсен иде», – дип үз фикерен белдерде ул.
Без килгән көнне Айрат Мөкадисов азык мәсьәләсен кайгыртып китеп барган иде. Туганы Азатны исә бәрәңге бакчасында, чүп утаганда туры китердек.
«Авылда шулай инде, бер минут буш вакыт та юк, иртәнге дүртенче яртыда ук торырга туры килә. Әмма зарланмыйбыз, авылдагы тормышыбыздан бик канәгать без», – дип белдерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев