Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Заречныйдан Людмила Еливанова “тыныч ау”ның бөтен серләрен белә

Людмила Еливанованың күңеленә якын мавыгулары шактый, ул бәйләргә, камыр ризыклары пешерергә аеруча хирыс.

Әмма аларның берсе дә урман нигъмәтләрен җыю белән ярыша алмый торгандыр, әлеге шөгыленә мәхәббәте аның бала чагыннан, йөрәкләре һәм һөнәрләре белән дә урман дип яшәгән әтиәнисе үрнәгендә туган. Хәер, куе урманнар эченә сыенып утырган авылда туып-үскән кызның язмышында башкача булуы мөмкин дә түгелдер. 

«Әти б елән әни гомерләре буе урман хуҗалыгында хезмәт куйдылар. Агач ташый торган машина йөрткән әтием бик оста гөмбәче, кечкенәдән мине үзе белән ала иде, – дип сөйләде Людмила Георгиевна. – Хәзер дә исемдә, мәктәпкә дә кермәгән идек әле – безне дус кызым белән иртәнге биштә, бидоннар тоттырып, урманга кура җиләге җыярга илтеп куялар һәм кич белән килеп алалар. Әлбәттә, ял итәргә һәм тамак ялгап алырга да җай бар – дус кызымның әнисе ерак түгел агач кисүчеләр өчен ашарга пешерә иде. Шул рәвешле, кечкенәдән урманда үстек дияргә дә була». 

Людмила Еливанова өчен ел да көтеп алган “тыныч ау” сезоны май башыннан, кәҗә гөмбәләре белән башлана, шуңадырмы ул аларны аеруча ярата. 

«Аларны тозларга һәм маринадларга ярамый, бары кыздырып ашау өчен генә кулланылалар, тик, башка гөмбәләр белән чагыштырганда, аеруча хуш исле алар», – диде ул. 

Людмила Георгиевна гөмбәләрнең 20гә якын төрен җыя. Аларны махсус эзләп йөрми, өлгергән вакытларын һәм үскән урыннарын еллар буена сыналган тәҗрибәсе һәм эчке сиземләве буенча белә. Бу чор эчендә тирәяктагы гына түгел, күрше районнар, хәтта Самара өлкәсендәге урманнарны да биш бармагыдай үзләштергән инде ул. Заречный авыл җирлеге белән җитәкчелек дилбегәсен кулына алганчы, озак еллар урман хуҗалыгында хезмәт иткән, шул рәвешле, һөнәри эшчәнлеге дә йогынты ясамыйча калмаган. 

«Гөреҗдәләр – каенлыкта, җирән гөмбәләр – ылыслы урманнарда, майлы гөмбәләр – нарат урманында үсәләр... – дип санап китте ул. – Кәҗә гөмбәләреннән соң, яңгыр яугач, болында үсә торган баллы гөмбәләр пәйда була. Хәзер гөреҗдәләр китте, усак гөмбәләре дә бар. Һава торышы гына бераз сыната. Менә майлы гөмбәләрне җыярга өлгермичә калдык, әмма алар көзгә таба тагын булачак әле...» 

Ә гөмбәләрдән төрледән-төрле әзерләнмәләр ясый: тозлый, маринадлый, пешерә, киптерә, әйтүенчә, болын баллы гөмбәләренең киптергән запасы 2-3 еллык булган инде. Таныш-белешләренә дә өлеш чыга, махсус хәрби операция сугышчылары өчен әзер ашлар ясый торган җирле волонтерларга да бирә. Һәр гөмбәне әзерләүнең исә үз сере аның. Мисал өчен, баллы гөмбәләрне пешерү өчен махсус табасы бар. 

«Гөмбәләрне юам, чистартам да, суы беткәнче һәм коры хәлгә килгәнче, табада томалап пешерәм. Аннары суытып, пакетларга бүләм һәм шулай туңдыргычта саклыйм», – дип уртаклашты гөмбәче. 

Берьюлы берничә кәрзин, кайчагында хәтта капчыклап җыелган гөмбәләрне эшкәртү өчен күпме көч һәм вакыт таләп ителүен күз алдына китерәсе кыен түгел, әмма үз эшенең нәтиҗәсен күрү – Людмила Еливанова өчен шатлык кына. Яраткан эш – ярты бәхет, дип юкка гына әйтмиләр бит. Аның мавыгуы исә кызларына да күчкән, аларның өчесе дә, әниләре белән җиләкгөмбәгә бару өчен, туган авылларына кайтуны зарыгып көтеп алалар. Ә Людмила Георгиевна урманга баруның бер генә мөмкинлеген да кулдан ычкындырмаска тырыша. 

«Мин урманда күңелемә тынычлык табам, бөтен мәшәкатьләр, көне буена җыелган тискәре эмоцияләр онытыла, урманда җаным белән ял итәм. Минем өчен энергия чыганагы ул», – ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев