АВЫЛ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Иске Әмзәдән Илсур Хәйдәров гигант йорт куяннары үрчетә
Хәйдәровларның хуҗалыгында бүгенге көндә 60тан артыграк куян бар. Әмма гаилә башлыгы алга таба аларның санын күпкә арттырмакчы.
-
Грант эш башларга ярдәм итә
Шул көннәрдә "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы буенча конкурс комиссиясен уңышлы узучылар арасында Нурлат районыннан да ике фермер бар.
-
Нурлат районында алдынгы комбайнчылар исемлеген Роберт Абдрахманов җитәкли
"Сөләйманов Ә.И" КФХсы комбайнчысы урак башыннан бирле "Класс-Тукано" комбайнында 528 гектардан 1085 тонна иген урдырырга өлгергән. Шул ук хуҗалыктан Владимир Никитин экипажы аңардан азга гына калыша, "Нью-Холланд"та 518 гектардан 1064 тонна иген җыеп алган. Алдынгылар исемлегенең өченче баскычында шул ук хуҗалыктан Виталий Богданов тора.
-
Нурлат игенчеләре урак темпын киметми
Дүшәмбегә район кырларында барлык мәйданнарның 31 процентында игеннәр җыеп алынды. Бу - 12832 гектар. Иң ишле мәйданнар "Сөләйманов Ә.И" КФХсына туры килә, биредә 4983 гектарда урып-җыю үткәрелгән, "Южная"да - 2744, "ВЗП-Билярск"та - 1191, "Нурлат сөте"ндә 956 гектарда игеннәр җыеп алынган. Район буенча бер гектарга уртача уңыш 22 центнер тәшкил итә.
-
Бикколда Сабантуйга бүләкне бәйрәм ясап җыйдылар
Кичә Биккол авылы урамнары гармун көйләре, җыр-моңга күмелде. Милли киемнәр кигән балалар һәм яшьләр мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә бизәлгән атлар белән бу якшәмбе, 7 июньдә булачак Сабантуйга бүләк җыйдылар. Авылда бу чара матур традициягә әверелгән һәм халык бүләкләрен алдан ук әзерләп куя.
-
Рифкать Фәрдиев Нариманны "йокыдан" уятты
Нариман авылы узган шимбәдә җәйге сезонга керде. Гадәттәгечә, кышы буе бер кешесез, урман белән уратып алынган аулакта "йоклаган" авылны иң беренчеләрдән булып Рифкать Фәрдиев кайтып уята. Кайчандыр Нариманда туып-үскән, бүген республикада билгеле җитәкче - Зәй шәһәренең "Икмәк кабул итү прдеприятиесе" җәмгыяте директоры Рифкать Фәрдиев быел да нариманлыларны Авыл көненә аланлыкка...
-
Иртәгә Чулпан балачагына кайта
Чулпан авылында иртәгә уздырыла торган "Балачак дөньясы" дип аталган бәйрәмне күздә тотып әйтүебез. Аның инициаторлары- Нурлат татар халык театры режиссеры Илшат Гайсин, Чулпан авылы Мәдәният йорты директоры Кадрия Әндәрҗанова, шәхси эшмәкәр Светлана Кандоурова, муниципаль хезмәткәр Гөлгенә Нәбиуллина шул рәвешле авыл балаларына күңелле бәйрәм оештырырга булдылар.
-
Якты Күлдә помидорларны үстерергә умарта кортлары ярдәм итә
Рәфыйк һәм Румия Фәйзуллиннарга үз теплицаларында яхшы һәм экологик чиста уңыш алырга шөпшәләр һәм умарта кортлары ярдәм итә.
-
Биккол авылында Нәүруз олылар һәм балаларның уртак бәйрәме булып Уртак бәйрәм
Шимбә көнне Биккол авылы мәдәният йорты тирәсе шау-гөр килеп торды.
-
Нурлатның “Ак калфагы” беренче эшен тәкъдим итте
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен Югары Нурлат бистәсендә "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Без - авыл хатыннары, яки без булганда авыл яши" дигән зур бәйрәм итеп билгеләп үтте.
-
Чулпанлылар кышны озаттылар
Моңа кадәр спорт чаралары - милли көрәш, волейбол турлары үткәрү белән дан тоткан чулпанлылар кышны озату - Май чабу бәйрәмен дә гөрләтеп үткәрделәр.
-
Нурлат районының “Южная” агрофирмасында район семинары үтте
Кичә, 26 февральдә, "Южная" агрофирмасы" ОООсы базасында үткән район авыл хуҗалыгы семинары бер вакытта ике - язгы чәчүгә әзерлек һәм терлекчелектә көтүне яңарту темаларына багышланды.
-
Биляр Озеро эшмәкәре кыенлыклардан курыкмый
Андрей Соренков үз эшен 2011 елда өч баш мөгезле эре терлектән башлады. Моңарчы "ТатРИТЭКнефть"тә эшләгән ир-егетнең бик тә үз авылы Биляр Озерода терлек тотып, үз көчен, үз сәләтен сыныйсы килде.
-
Нурлатның сәхнә ветераннары сәхнәдән китәргә ашыкмый
Кормыш авыл мәдәният йортында җыен алдыннан үзешчәннәр концерты бара. Кинәт ут сүнде дә, сәхнәдәге артист кызларыбыз чыгышларын өзәргә мәҗбүр булдылар.
-
Эш башлау авыр түгел,ди Якты Күл авылында гаилә фермасы ачкан Радик Хәнәфиев
Фермерның үткән елда гына төзелгән чиста, җылы фермасына кереп, кара-каршы тезелешеп баскан 25 сыерына карагач, хуҗаның боларга җиңел генә ирешүенә һич кенә дә ышанасы килми. Кыска гына вакыт эчендә ферма ачу өчен Радикның шактый көч куйганлыгы күренеп тора.