Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Рифкать Фәрдиев Нариманны "йокыдан" уятты

Нариман авылы узган шимбәдә җәйге сезонга керде. Гадәттәгечә, кышы буе бер кешесез, урман белән уратып алынган аулакта "йоклаган" авылны иң беренчеләрдән булып Рифкать Фәрдиев кайтып уята. Кайчандыр Нариманда туып-үскән, бүген республикада билгеле җитәкче - Зәй шәһәренең "Икмәк кабул итү прдеприятиесе" җәмгыяте директоры Рифкать Фәрдиев быел да нариманлыларны Авыл көненә аланлыкка...

Нариман авылы узган шимбәдә җәйге сезонга керде. Гадәттәгечә, кышы буе бер кешесез, урман белән уратып алынган аулакта "йоклаган" авылны иң беренчеләрдән булып Рифкать Фәрдиев кайтып уята. Кайчандыр Нариманда туып-үскән, бүген республикада билгеле җитәкче - Зәй шәһәренең "Икмәк кабул итү прдеприятиесе" җәмгыяте директоры Рифкать Фәрдиев быел да нариманлыларны Авыл көненә аланлыкка җыйды.
- Шөкер, исән-сау кайтып җиткәнсез, алдагы көннәрдә дә шулай күрешеп торыйк, һәм бу чараны авылдашларның очрашу бәйрәме дип атыйк әле, шулай дөресрәк булыр, - диде ул иң элек ак яулыклы әбиләр, түбәтәй кигән могътәбәр аксакаллар белән күрешеп. Гомумән, Наримандагы бәйрәмнең язылмаган законыдыр бу: килгән берсе иң элек мәйдан тирәле тезелеп утырган әби-бабайлар янына тукталып, хәл-әхвәл белешә.
Шул арада исә мәйданнан моң агыла башлый. Быел да бу вазифа, Рифкать аганың үзе әйткәндәй, Зәй сандугачлары җилкәсенә төште. Монда да күптәннән килгән трдиция бар - Авыл көне "Әссәләмәгаләйкүм" җыры белән башланып китә. Җыр-моң исә Нариманда караңгы иңгәнчегә кадәр тынып тормый. "Җырларыгызны мөмкин кадәр күбрәк "төяп" килегез, дигән катгый шарт куя бит безгә Рифкать абый", - диләр Зәй артистлары уенын-чынын бергә кушып.
Ул арада мәйданда төрле уеннарга старт бирелә. Капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү, көянтә белән су ташу, чүлмәк вату - һәркайсында катнашырга теләүчеләрдән зур чират тезелә. Ә менә көрәш бәйгесенә оештыручылар быел яңалык керттеләр: биредә өстенлек яшь спортчылар алышына бирелде. Әйтергә кирәк, быелгы көрәштә атнашучыларның исемлеген карасаң, берәр республика бәйгеседер бу, дип уйларга да мөмкин иде. Келәмгә чыгучылар арасында Нурлаттан тыш, Зәй, Питрәч, Лаеш районнарыннан, Ульян, Самарадан кунакка кайтучылар да шактый булды. Монысына исә гомерләренең яшьлек чорларын Нариманда уздырып, хәзер картлык көннәрен төрле төбәкләрдә балаларында кичерүче әби-бабайлар сөенеп утырды: болай булса, авылыбызда матур традицияләр яшәр, йолаларыбыз онытылмас әле, диләр алар. Рифкать Фәрдиев та Авыл көне бәйрәменең озын гомерле буласын юрый.
- Без башлаган эшне күтәреп алучылар бар, һәм киләчәктә менә бүгенге ярыш-уеннарны һәркемнең күңеленә хуш килерлек оештырып йөрүче Фәния һәм Радик Мифтаховлар, Әнәс Нәбиуллин, Равил Хисамов һәм шул төбәктән чыккан башка ватанпәрвәр егет-кызларыбыз булганда, Нариманда җыр-бию дә яңгырар, яшәү дәрте дә сүнмәс әле, - дип киләсе елларга да исәнлектә күрешүне теләде ул саубуллашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев