АВЫЛ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сезонны уңышлы башладылар
Нурлат шикәр заводы чөгендер эшкәртү сезонын әйбәт башлап җибәрде. Сезон башыннан бирле биредә 27231 тонна татлы тамыр эшкәртелде. Бүгенге көнгә предприятиедә 2737 тонна шикәр комы җитештерелде, диделәр заводта.
-
Нурлат районында терлекләрне 15 сентябрьгә кадәр кышлатуга күчерү бурыч итеп куелды
Бүген "Нурлат сөте" ОООсының Сәләнгеш бүлекчәсе базасында азык әзерләү һәм терлекләрне кышлату сезонына күчерүгә багышлап авыл хуҗалыгы семинары үткәрелде. Аның эшендә район башлыгы Равил Кузюров катнашты һәм алда торган бурычларны билгеләде.
-
Ниһаять, күл казылган
Чулпан авылындагы Җиңү паркы уртасындагы күлне тирәнәйтү уе белән янып йөргән Әнвәр Насыйбуллин, ниһаять, теләгенә ирешкән.
-
Киеклегә төлке килгән
Шушы көннәрдә генә Киекле авылында Константиновлар хуҗалыгына төлке "кунакка" килгән. Гадәттә бу хәйләкәр җанвар туп-туры тавыклар янына юл тотса, бусы тәҗрибәсезрәк булган, күрәсең.
-
Финишка чыктылар
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре азагына якынлашып килә. Бүгенге көнгә барлык мәйданнарның 85 процентыннан 68562 тонна иген җыеп алынган, бер гектарга уртача уңыш 20,2 центнер тәшкил итә.
-
Урак та бара, азык та әзерлиләр
Район хуҗалыкларында кичәге көнгә барлык мәйданнарының 70 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән, 58 мең тоннадан артыграк иген суктырылган, бер гектарга уртача уңыш 20,9 центнер тәшкил итә.
-
Үзара тикшерүләр файдалы үтте
27 июльдән 14 августка кадәр дәвам иткән "Комбайн" операциясе кысаларында Нурлат һәм Әлки районнары комбайннарын үзара тикшерү буенча уртак рейдлар үтте.
-
Нурлатта агитбригада кырлар буйлап сәяхәтен дәвам итә
Бүген район мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригада "Сөләйманов Ә.И" КФХсының Зирекле янәшәсендәге басуында тукталды.
-
Экваторны уздылар
Атна башына район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре барлык мәйданнарның 51 процентында тәмамланды. Урак темпы буенча нурлатлылар республикада, әлкилеләрдән генә калышып, икенче урында баралар.
-
Чулпанлылар осталыкларын арттыралар
Чулпан мәдәният йорты каршында 2 елдан артык эшләп килүче кул эшләре түгәрәгенә йөрүчеләрнең осталыклары елдан-ел арта бара.
-
Чулпанлы Әнвәр Насыйбуллин самолет ясый
Чулпаннан тынгысыз Әнвәр Насыйбуллинның авыл паркы булдыруы, пушка ясавы турында язган идек инде. Хәзер ул яңа идеяны тормышка ашырырга алынган-У-2 самолеты ясый башлаган.
-
Нурлат районында җыеннар башланды
Бүгеннән районда җыеннар башланды. Иң беренче очрашулар Чулпан, Биляр-Озеро, Гәйтән авыл җирлекләрендә үтте. Җыеннарда район башлыгы Равил Кузюров, районның җаваплы службалары, оешма-предприятияләре җитәкчеләре катнашты.
-
Нурлатта агитбригада «Южная» хуҗалыгы комбайнчыларын ял иттерде
Бүген агитбригада "Южная" агрофирмасының Андреевка янәшәсендәге басуында эшләүче комбайнчылар янында булды.
-
Кәкре Атауда яңа имам
Дүшәмбе көнне авылда яңа имамны сайладылар. Ул Мөнир Хәлиуллин. Моңа кадәр авылда имам булып торган Зәкиулла хәзрәт Гатин олы яшьтә булу сәбәпле, үз теләге белән әлеге вазифадан китте. Район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов яңа имам - хатыйпка уңышлар теләде.
-
Агитбригада юлга чыкты
Кичәгедән район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре район басу-кырларына чыгып, уракта катнашучылар өчен концертлар оештыра башладылар. Агитбригада үзенең юлын "Нурлат сөте"нең Иске Чаллы бүлегеннән башлады.